Бу атнага йолдызнамә

31 март-6 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Инициатива күрсәтү, тормышка әкренләп үзгәрешләр кертү вакыты. Алда җиңүләр һәм уңыш көтә. Бу шәхси тормышка да кагыла.

Үгезбозау

Апрельнең беренче атнасында шәхси тормыштагы активлыкны киметеп тору хәерлерәк. Бу атна планнарны тормышка ашыру өчен кулай.

Игезәкләр

Атна вакыйгаларга бай булачак. Яңа танышлар табу, дуслар белән очрашу өчен яхшы вакыт. Шәхси тормышка үзгәрешләр кертү турында уйларга вакыт.

Кысла

Хисләрнең ныклыгы сынала, кайбер кешеләргә аерылу куркынычы да яный. Карьера үсеше мәсьәләсен хәл итәргә туры киләчәк.

Арыслан

Абруегыз арта, күзегез төшеп йөргән кеше дә сезгә башкача карый башлар. Атна яңа танышлар табу, романтик рухтагы очрашулар өчен кулай.

Кыз

Таныш булмаган кешеләр белән мөнәсәбәтләр ачыклаудан сакланыгыз. Финанс чыгымнары көтелә.

Үлчәү

Мөнәсәбәтләрдә кризис. Каршылыкларны зурга җибәрмәскә, тынычлык һәм сабырлык сакларга тырышыгыз. Тиздән барысы да җайланыр.

Чаян

Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр башкалар турында уйларга вакыт калдырмый. Бертөрлелек туйдырса да, әлегә үзгәрешләр көтелми.

Укчы

Атна мәхәббәт маҗараларына бай булырга охшаган. Ул иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча уңышлы булачак.

Кәҗәмөгез

Бар вакытны гаиләгә һәм өйгә багышларга туры килә. Иҗат эшчәнлегендә уңышлар көтелә. Шәхси фронтта бар да элеккечә.

Сукояр

Активлар, бер урында утыра белмәүче тынгысызлар уңышка ирешә. Атнаның беренче яртысы эшлекле сәфәргә чыгу өчен кулай.

Балык

Атна шәхси мәсьәләләрне, торак проблемаларын хәл итү өчен уңайлы санала. Күптәннән хыялланган әйберне сатып алу мөмкинлеге туа.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии