Бу атнага йолдызнамә

21-27 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Романтик мөнәсәбәтләр, яңа танышлар табу өчен яхшы вакыт.Тәвәккәл һәм үз сүзегездә тора тора белсәгез, теләсә нинди биеклекне яулый алачаксыз.

Үгезбозау

Мәхәббәт өлкәсендә активлык күрсәтү, күзең төшеп йөргән кешегә йөрәк хисләрен аңлату вакыты җитте.

Игезәкләр

Мөнәсәбәтләрдә рухый гармониягә ирешү өчен бергәләп ял итү файдалы. Тынычланыгыз һәм бер-берегезне аңларга өйрәнегез.

Кысла

Тормышка үзгәреш кертергә тырышырга кирәк. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртү турында да уйланырга мөмкин. Бу уңай үзгәрешләр вакыты.

Арыслан

Партнерыгыз тәнкыйть сүзләре әйтсә, үпкәләмәгез. Гомумән, бу атна йөрәк хисләре өчен бик үк кулай вакыт түгел.

Кыз

Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы. Көтелмәгән җирдән бүләк алачаксыз. Эштә дә тәртип, мөһим килешүләргә кул кую көтелә.

Үлчәү

Атна бик үк гади генә узмый. Яңа мәхәббәт эзләү өчен яхшы вакыт түгел. Булганнарының кадерен белегез. Керем бирми торган эшләрдән баш тартыгыз.

Чаян

Яраткан кешегез белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Юл куярга тырышыгыз.

Укчы

Гаиләдә көнкүреш мәсьәлә буенча каршылыклар туу куркынычы бар. Иң яхшысы – барлык тәкъдимнәр белән килешү.

Кәҗәмөгез

Йөрәк хисләрен яшермәгез, бергә булу мөмкинлегеннән ваз кичәргә әле иртә. Эштә мөмкинлекләреңне күрсәтү җае чыгар.

Сукояр

Алдагы атнадан күпне өмет итмәгез. Барысы да элек салынган эздән бара. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Балык

Яңа танышлар табу, аралашулар өчен уңайлы вакыт. Дустанә мөнәсәбәтләрнең зур хис булып үсеп җитү мөмкинлеге бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии