Бу атнага йолдызнамә

12-18 май көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Якыннарыгыз сездән игътибар һәм кайгырту көтә. Җитәкчегез белән юк-бар өчен сүзгә килүдән сакланыгыз.

Үгезбозау

Яңа танышлар табу, элегрәк булган мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулай вакыт. Шәхси тормышта барысы да сезнең инициативага бәйле.

Игезәкләр

Башкалар белән мөнәсәбәтләр катлауланып киткәндәй булыр, үзегезне алдауга юл куймагыз.

Кысла

Мөнәсәбәтләргә яңа рух, яңалыклар кертергә тырышыгыз. Дуслыкның мәхәббәткә әверелүе ихтимал.

Арыслан

Хисләр өчен көрәшергә туры килә, низаглардан сакланыгыз. Ял һәм мәхәббәт өчен бик үк кулай вакыт түгел.

Кыз

Яңа танышлар табу, аралашу даирәсен киңәйтү өчен яхшы атна. Якыннарыгыз белән ял итү мөмкинлеге табыгыз.

Үлчәү

Хәләл җефетегез белән аралар суынып киткәндәй булыр. Уртак хисләр барлыгын онытмау кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр.

Чаян

Тормыш хисләрне сыный, әмма язмыш җилләренә бирешмәгез. Барысын да йөрәккә якын алмаска кирәк, үзегезне кулда тотарга тырышыгыз.

Укчы

Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр мәхәббәткә урын калдырмый. Ходай биргәненә канәгать булыгыз, югыйсә һавадагы торнага өметләнеп, кулдагы чыпчыкны ычкындырырга мөмкинсез.

Кәҗәмөгез

Яңа танышлар табу, романтик мөнәсәбәтләр өчен яхшы вакыт. Яраткан кешегез өчен бәйрәм оештыра аласыз.

Сукояр

Башкалар фикеренә колак салыгыз. Торак мәсьәләсен хәл итә аласыз. Төзелеш һәм ремонт эшләрен башларга мөмкин.

Балык

Бер урында утырмагыз, аралашыгыз. Рәсми булмаган очрашулар уңай эмоцияләр бүләк итә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии