Бу атнага йолдызнамә

19-25 май көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга карата юмартрак булыгыз. Атна уңышлы булырга охшаган. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Үгезбозау

Үз көчеңә ышанырга кирәк. Күбрәк аралашырга тырышыгыз, күргәзмә, концертларга барырга була. Вакыйгалар үзәгендә булу тормышка ямь кертә.

Игезәкләр

Вакытны булган хәлләрне анализлау һәм нәтиҗә чыгаруга багышларга мөмкин. Дусларыгыз, якыннарыгыз фикеренә колак салырга кирәк.

Кысла

Атна бик тыныч узмаска охшаган. Мәхәббәттә бар да сез теләгәнчә бармаска мөмкин. Араларның суынуына юл куймагыз.

Арыслан

Яңа танышлар табу өчен яхшы вакыт түгел. Гомумән, бу атнада йөрәк хисләре арткы планга күчә.

Кыз

Бу сезнең атна, мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Мәхәббәттә дә, эштә дә уңыш көтә. Ялга китүчеләр тормышын үзгәртердәй кеше белән таныша алачак.

Үлчәү

Атна бик үк гади булмас. Күңел күтәренкелеге апатия белән алышына, кәефегез гел үзгәреп торыр. Иң мөһиме – сабырлык, тиздән барысы да уңай якка үзгәрер.

Чаян

Тиз ярсып китү гадәте шәхси тормышка проблемалар өстәргә мөмкин. Күңел маҗараларга тартыла, әмма һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәк.

Укчы

Әлегә мәхәббәт арткы планга күчә, беренче урында матди мәсьәләләр. Күп вакытны эшкә багышларга туры килә.

Кәҗәмөгез

Ниһаять, сезгә дә уңыш елмая. Мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкинлеге туа, хисләрегзне белдерергә оялмагыз. Бар да яшы булачак.

Сукояр

Шәхси тормыштагы кыенлыкларны җиңелрәк кабул итәргә өйрәнегез. Элек башлаган эшләрне тәмамларга тырышыгыз.

Балык

Бер урында утырмагыз. Юлга чыгыгыз, кая да булса барыгыз. Аралашучан кешеләр мәхәббәтен очрата алачаксыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии