Бу атнага йолдызнамә

26 апрель – 1 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Юлга чыгу, эшлекле сөйләшүләр өчен кулай атна. Яңа танышлар таба алачаксыз.

Үгезбозау

Эштә барсын да күз уңында тотарга туры килә. Якыннарыгызны игътибардан мәхрүм итмәгез, юмартрак булырга кирәк.

Игезәкләр

Ялгыз калып, киләчәк тормыш турында уйлау һәм үткәннәргә анализ ясау файдага булачак.

Кысла

Мәхәббәттә барсы да сез теләгәнчә барып чыкмаса, аңа үзгәрешләр кертү турында уйлау өчен нәкъ вакыты.

Арыслан

Тормыш иптәшең яки яраткан кешең хезмәттәшләре белән очрашуга чакырса, кире какмагыз. Бу сзгә аны тагын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.

Кыз

Мәхәббәт маҗаралары эш белән бәйле булырга мөмкин. Гаилә мөнәсәбәтләрендә үзара аңлашуга ирешергә авыррак.

Үлчәү

Гаилә тормышында барсын да ничек бар, шул килеш калдырыгыз. Чөнки үзгәрешләр берни бирмәс. Бүгенге көннең өстенлекләрен тиешенчә бәяләп бетермәссез.

Чаян

Яңа эшкә керешкәнче, элек башлаганнарын тәмамларга тырышыгыз. Беркемгә дә бурычка акча бирмәгез.

Укчы

Гаилә мөнәсәбәтләрендә бер-берегезне ярты сүздән аңлау җитми. Тормышка романтик рух кертү ягын карагыз.

Кәҗәмөгез

Мәхәббәттә партнерыңа буйсына да белергә кирәк. Эчке сиземләү хисенә таянырга курыкмагыз.

Сукояр

Бу атнада нигез салынган мәхәббәт дәвамлы булмас. Шуңа хискә артык бирелмәгез. Ялгызлар беренче адымны ясарга курыкмасын.

Балык

Киләсе атнага гаилә белән сәяхәткә чыгарга планлаштырмагыз. Карьера үсеше ихтимал.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии