Бу атнага йолдызнамә

9-15 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мәхәббәт маҗаралары, гаилә тормышы мәсьәләсендә туганнарыгызның каршылыгына очравыгыз бар.

Үгезбозау

Үз файдасын гына эзләүчеләрнең яңа мөнәсәбәтләре барып чыкмас. Романтик мизгелләргә битараф кеше белән генә нәрсәгә дә булса ирешергә мөмкин.

Игезәкләр

Шәхси тормышта уңыш елмаю ихтималы үзегездән тора. Мөнәсәбәтләрдә инициативаны үз кулыгызга алырга туры килә.

Кысла

Вакыйгаларны ашыктырмагыз. Үз эчегезгә бикләнгәнлектән, сезне кеше аңламаска мөмкин. Ачылып китүдән курыкмагыз.

Арыслан

Ялгызларның парын табу мөмкинлеге бар. Аны бер компаниядә ял иткәндә дә, эштә дә очрата алачаксыз.

Кыз

Сезнең өчен иң мөһиме мәхәббәт түгел, ә парыгызның матди иминлеге. Моны аңларга һәм тиешле нәтиҗә чыгарырга кирәк.

Үлчәү

Атна вакыйгаларга бай булачак. Күңелсезләнеп утырырга вакыт юк.

Чаян

Яңа эш башлау өчен уңайлы вакыт түгел. Бигрәк тә кртак проектларның уңышсызлыкка очрау ихтималы зур.

Укчы

Алгы планга гаилә мөнәсәбәтләре чыга. Амбициягезне бер читкә куеп, парыгызның фикеренә колак салырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Гаиләдә низагларга юл куймагыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрдә барсы да ал да гөл түгел, әмма сабыр итәргә кирәк.

Сукояр

Шәхси тормышта бар да яхшы. Сез яратасы, сезне дә яраталар. Моны мөмкин кадәр озаграк сакларга тырышыгыз.

Балык

Гаиләдә тыныч һәм рәхәт атмосфера. Моны табигый хәл буларак кабул итегез һәм бернинди үзгәреш кертергә тырышмагыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии