Бу атнага йолдызнамә

16-22 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Социаль һәм матди хәлегезгә бәйле үзгәрешләр булырга тора. Күңелегездә гашыйк уты кабынырга һәм ул бик тиз генә сүнәргә дә мөмкин. Ял көнендә байтак кына чыгымланырга туры килер.

Үгезбозау

Кемнеңдер юк-бар сүзенә ышанып, көлкегә калмагыз. Күңелегез романтикага тартылганлыктан, кызыксыз эшләрегезне бик авырлык белән генә башкарып чыгачаксыз.

Игезәкләр

Язмышыгызны бераз гына үзгәртердәй хәлләр килеп чыгар. Сишәмбе көнне хезмәтегезнең җимешен күрерсез. Кешеләрне сокландыра белү сәләтенә ия булуыгызга ышанырсыз.

Кысла

Җитәкчегез белән авыр сөйләшү көтелә. Әмма ул сезнең файдага булачак һәм абруегызны ныгытуга китерәчәк. Атна ахырында көтелмәгән хәлләр аркасында өегездә тавыш чыгарга мөмкин.

Арыслан

Дүшәмбе көнне зур гына хата җибәрү куркынычы барлыгын белеп торыгыз. Атна буе җитәкчегезнең күз уңында булырсыз.

Кыз

Йолдызлар барлык эшләрегездә матурдан-матур уңышлар вәгъдә итә. Чәршәмбе көнне көтмәгәндә генә үзегез өчен бик кызыклы ачыш ясарсыз.

Үлчәү

Дәүләт органнарында документлар артыннан йөрүгә бәйле кыенлыклар килеп чыгар. Җомга көнне күңелегезгә якын булган бер кешене очратачаксыз.

Чаян

Дәрәҗәле кешеләр белән аралашканнан соң, проблемаларыгызның җайга салынасын аңлап сөенәчәксез. Атнаның бер көне үзегез өчен бик яхшы башланып, начар тәмамланачак.

Укчы

Урамда кемнеңдер тишек кесәсеннәнме, әллә сумкасыннанмы төшеп калган шактый ук зур күләмдә акча табуыгыз мөмкин.

Кәҗәмөгез

Аяк киеме мәсьәләсе буенча баш катыруыгыз ихтимал. Чәршәмбе көнне көтелмәгән күңелле хәлләргә әзер булып торыгыз.

Сукояр

Гаиләгездә тынгызланып алырга мөмкинсез. Әмма бу тормышыгызны алга җибәрүгә этәргеч кенә булачак. Шимбә көнне бүләк алып куанырсыз.

Балык

Вак-төяк күңелсезлекләргә исегез китмәсен – барысы да бик әйбәт тәмамланачак. Уйламаган-көтмәгән бер мәлдә финанс хәлегез яхшырырга мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии