Бу атнага йолдызнамә

30 июнь – 6 июль көннәренә йолдызнамә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Яңа эш урыны эзләү, эшлекле мөнәсәбәтләр булдырыр өчен яхшы вакыт. Күпләр югары гонорар, зур акча алыр. Ял көннәрен гаиләгезгә багышлагыз.

Үгезбозау

Атна башы югалтулар һәм күңел төшенкелеге белән бәйле булыр. Көтелмәгән хәбәр алырсыз. Иҗади кешеләр өчен пәнҗешәмбе көн уңышлар вәгъдә итә. Акча белән эш итүдә саклык сорала.

Игезәкләр

Бу атнада эш белән бәйле сәфәргә чыгуыгыз ихтимал һәм ул уңышлы узар. Башлаган эшләрегезне ахырына кадәр җиткерә белсәгез, хезмәттәшлек итү өлкәсендә яхшы мөнәсәбәтләр булдыра алачаксыз.

Кысла

Эшлекле тәкъдим белән чыксалар, аңа шундук уңай җавап бирергә ашыкмагыз, юкса аяныч нәтиҗәләргә китерәчәкхата ясавыгыз ихтимал. Атна уртасында вакыйгалар үзәгендә кайнап, яңа кешеләр белән танышулар көтелә.

Арыслан

Кичектергесез хәл итүне сорый торган эшләрегез күп булыр, әмма барысын да берьюлы башкарып чыга алмассыз. Күп кенә авырлыкларны ерып чыгарсыз.

Кыз

Уйламаганда гына комарлы уенда отып куюгыз бар. Сөенечле хәбәрләр алырсыз, матди хәлегез яхшырыр. Сәүдә һәм бизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен уңай вакыт.

Үлчәү

Уңышлы атна. Эшлекле мөнәсәбәтләр, сәфәрләр, очрашулар көтелә. Карьера баскычыннан күтәрелү яисә хезмәт хакыгызның арту ихтималы юк түгел.

Чаян

Серләрегезне, киләчәккә планнарыгызны сөйләүдән сак булыгыз, хәтта бик якын кешегез дә сер капчыгыгызны тишеп, зыян китерергә мөмкин.күптән көткән сөенечле хәбәр ирештерүләре бар.

Укчы

Бу атнада эшегездә сездән зур җаваплык сорала. Ерак юлга чыгу ихтималы бар. Яңа очрашулар һәм кызыклы фикерләр эш урыныгызны үзгәртү турында уйларга мәҗбүр итәчәк.

Кәҗәмөгез

Күңелегезгә ятышлы булмаган кешеләр белән аралашудан баш тартыгыз, кирәкмәгән иске әйберләрдән арыныгыз. Якын дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашу файдалы булыр.

Сукояр

Яңа белемнәр алу һәм үзегез өчен ят булган эшкә өйрәнү өчен вакыт табыгыз. Романтик очрашу көтелә, әмма ул кеше белән мөнәсәбәтләр озакка сузылмас.

Балык

Җитәкчегез белән җитди сөйләшү көтелә, борчылмагыз, ул сезнең файдага узар. Үз-үзегезне күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии