Бу атнага йолдызнамә

7-13 июль көннәренә йолдызлар фаразы.


 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эш урынында күтәрелү һәм матди хәлегезне яхшырту мөмкинлеге бар. сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Үгезбозау

Эшлекле сәфәрләр бизнесыгызны үстерергә ярдәм итәр. Сак булыгыз, вак-төяк киселү, имгәнү куркынычы бар.

Игезәкләр

Йортны ямьләндерү өчен яхшы вакыт. Яңа мөнәсәбәтләр башларга уйласагыз, таләпчән булмагыз, уңышсызлыкка
ирешүегез бар.

Кысла

Шәхси тормышта нәрсәгә омтылган булсагыз, шуңа ирешерсез. Эшегездә максат куярга иренмәсәгез, уңышлар читләтеп үтмәс.

Арыслан

Яраткан кешегезнең хәтерен калдырмагыз, ташлап ктүе бар. Романтик маҗаралар, танышулар өчен дә кулай вакыт түгел.

Кыз

Үзегез шуны теләмәсәгез, ялгыз калмассыз, һәрчак күңелле компаниянең үзәгендә булырсыз. Эш урыны алыштыру өчен менә дигән вакыт.

Үлчәү

Ял иткәндә аеруча сак булу сорала. Яңа мөнәсәбәтләр сәер генә башланса да, ышаныгыз азагы шәп булачак.

Чаян

Шәхси тормышта уңыш көтә. Эшегездә активлык күрсәтегез, игътибар итәрләр.

Укчы

Үзегез төзегән кагыйдәләрне бозып, кияүдә яки өйләнгән кеше белән очрашып китүегез бар.

Кәҗәмөгез

Аралар күптән өзелгән булса да, мәхәббәт ялкыны кабат кабынырга тора. Эш урынында көндәшләр баш калкытыр.

Сукояр

Якыннарыгыз белән бәхәскә кермәгез, шәхси тормышта бар да тыныч булыр. Сәламәтлегегезне кайгыртуны табибларга калдырмагыз.

Балык

Яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен моннан да яхшырак атнаның булуы мөмкин түгел. Иҗат һәм ял өчен дә шәп вакыт.


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии