Бу атнага йолдызнамә

28 июль - 3 август кәннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Танышулар, романтик очрашулар һәм гаилә җепләрен ныгыту өчен кулай вакыт. Иҗат кешеләре бу атнада һәр эшкә дә өлгерер.

Үгезбозау

Якын кешегезгә карата хисләр йозак белән бикләнгән. Шуңа да вакытны йортыгызны төзекләндерүгә багышласагыз яхшырак булыр, онытылырга мөмкинлек туар.

Игезәкләр

Танышу, аралашу һәм сәфәргә чыгу өчен шәп атна. Эш урынында кирәксә дә, кирәкмәсә дә җитәкчегез белән талашмагыз.

Кысла

Мәхәббәт өлкәсендә уңышка ирешерсез. Якын кешегезгә карата игътибарлы булырга, көтелмәгән бүләкләр ясарга кирәк.

Арыслан

Эштә шәхес буларак тагын бер баскычка югары күтәрелү көтә. Әмма артык эшләп, сәламәтлегезгә көч килмәсен.

Кыз

Икенче берәү белән яңа мөнәсәбәтләр башлау уңышлы тәмамланмас. Киресенчә, булган элемтәләрдән арыну яхшырак.

Үлчәү

Якын кешегезнең күңелен яулау өчен үзгә юлдан бару зарур. Көтелмәгән бүләкләр, романтик очрашулар аны гаҗәпкә калдырачак.

Укчы

Романтика эзләп чит илгә чыгу теләге бар идеме – моның өчен иң кулай вакыт. Анда сезне менә дигән ял көтә.

Кәҗәмөгез

Әгәр сез ялгыз икән, моның бернинди дә куркынычы да юк. Ә менә парлылар өчен мәхәббәт өлкәсендә бу атна кыенлыклар тудырыр.

Сукояр

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр мактанырлык түгел. Аны җайларга теләсәгез дә, бу атнада гына уртак фикергә килә алмассыз.

Балык

Җәйге ялга кузгалуны кичектереп торыгыз. Сабыр итегез – тиздән барсы да яхшырыр.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии