Бу атнага йолдызнамә

4-10 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мәхәббәт өлкәсендә уңышлы вакыт. Сезне кызыклы кеше белән очрашу көтә. Парлылар гел бергә булырга тырышсын.

Үгезбозау

Яңа танышлар табу, ниндидер килешүләр төзү өчен бик үк уңайлы атна түгел. Якыннарыгызның фикеренә колак салыгыз.

Игезәкләр

Шәхси мөнәсәбәтләр беренче планга күчә. Юлга чыгучылар яңа танышлар таба алачак, әмма алар җитди булмый.

Кысла

Шәхси тормышта кагыйдәләрдән тайпылмагыз. Сөенеп, булганына канәгать булып яшәргә кирәк.

Арыслан

Эчегездәге эгоизмны яшереп тора алсагыз гына үзегезне уңай яктан күрсәтерсез. Яңа проектка алынучыларның эшләре уңышлы килеп чыгар.

Кыз

Якын арада мөнәсәбәтләр башлануга өметләнмәгез. Яңа танышлар тормышыгызга вакытлыча гына керә, анда зур урын ала алмаячак.

Үлчәү

Шәхси мөнәсәбәтләрнең катлаулану куркынычы бар. Низагларны җиңел уза алучылар тагын да якынаячак.

Чаян

Шәхси тормышта һәммәсе дә шома гына бармый. Бигрәк тә бөтенесен эчкә җыйганда. Атна карьера үсеше өчен кулай вакыт.

Укчы

Юлга чыгарга әзерләнегез. Атна ял итүчеләр өчен аеруча күңелле һәм файдалы үтә.

Кәҗәмөгез

Атна һәрьяктан катлаулырак булырга охшаган. Алдан төзелгән килешүләрнең өзелү куркынычы бар.

Сукояр

Гаилә мөнәсәбәтләрендә аралар берникадәр суыну күзәтелергә мөмкин. Әмма бу вакытлы күренеш кенә, хәлне катлауландырмагыз, бар да җайланыр.

Балык

Мөнәсәбәтләрне җайлау өчен яхшы атна. Сезгә киләчәк уңыш, булган бурычлардан котылу өчен эшләргә туры килә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии