Бу атнага йолдызнамә

25-31 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Кайчандыр ярдәм кулы сузган кешеләргә, үз чиратыгызда бурычларыгызны түләргә кирәк булыр.

Үгезбозау

Атна башында кыенрак хәлдә калырга мөмкинсез. Әмма үзегезне ничек тә тыныч тотарга тырышыгыз.

Игезәкләр

Бу атнада үзегезне төрле яктан күрсәтү мөмкинлекләре чыгып кына торыр.

Кысла

Бер хезмәттәшегез белән читтән әйбәт кенә акча эшләү җаена төшенерсез.

Арыслан

Атна башында күңел кайтаргыч хәлләр килеп чыгачак. Аның каравы, атна ахырында искиткеч канәгатьлек хисе китерердәй вакыйгаларга юлыгачаксыз.

Кыз

Сүзегезгә аз гына да ялган кыстыра күрмәгез, юкса кеше көлкесенә калачаксыз.

Үлчәү

Баеп китү ниятеннән кемнәрнеңдер коткысына бирешеп, ниндидер бер “тозак”ка эләгә күрмәгез.

Чаян

Ниндидер бер туганыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек барлыкка килергә мөмкин.

Укчы

Атна уртасында күңелсезрәк хәбәр ишетергә мөмкинсез. Ял көннәрендә гаиләгездә сюрприз көтегез.

Кәҗәмөгез

Эшегездәге җитәкчегез белән авыррак сөйләшү көтегез. Әмма ул сезнең файдага булачак һәм абруегызның күтәрелүе белән тәмамланачак.

Сукояр

Эшегездә игътибарлы булыгыз, юкса кесәгезне такырайту белән янаган зур гына хата ясарга мөмкинсез.

Балык

Йолдызлар барлык эшләрегездә матурдан-матур уңышлар вәгъдә итә. Чәршәмбе көнне көтмәгәндә генә үзегез өчен бик кызыклы ачыш ясарсыз.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии