Бу атнага йолдызнамә

22-28 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Гаилә мөнәсәбәтләренең салкынаю куркынычы бар. Сабыррак булыгыз, бер-берегезгә юл куярга тырышыгыз.

Үгезбозау

Гаилә тормышы үз чираты белән бара. Мәхәббәтен эзләүчеләрне кызыклы очрашулар көтә. Инициативаны үз кулыгызга алудан курыкмагыз.

Игезәкләр

Атна мәхәббәт хисләре өчен кулай. Сөйгән ярын эзләүчеләр активлыкны киметмәскә тиеш. Кунакка йөрегез, күбрәк аралашыгыз.

Кысла

Яраткан кешегез еракта яшәсә, тиздән шул якларда булачаксыз. Аның туганнары белән аралашу икегез өчен дә файдалы.

Арыслан

Мәхәббәт өчен ике кешенең уртак кызыксынулары булу мөһим. Командировкага чыгучыларның юлы уңа.

Кыз

Яңа мөнәсәбәтләр артык тәвәккәл адымнарны яратмый. Сөйгәнегезгә карата йомшаграк булыгыз, юл куярга тырышыгыз. Финанс мәсьәләсен хәл итү өчен уңайлы вакыт.

Үлчәү

Шәхси тормышта бар да яхшы. Барысы да үзегездән тора. Тормыштагы активлыкны киметмәгез. Алда сезне кызыклы мөмкинлекләр көтә.

Чаян

Моңа кадәр яшереп торган серләрнең ачылу ихтималы бар. Эштә үзгәрешләр юк. Бурычлардан котылырга тырышыгыз. Гомумән, акчаны сак тотарга кирәк.

Укчы

Сүзегезне үлчәп кенә сөйләгез. Югыйсә сезне дөрес аңламаслар. Мөмкинлек тапсагыз, ял алыгыз, кая да булса барып, җилләнеп кайтыгыз.

Кәҗәмөгез

Реалист булырга кирәк. Күктән җиргә төшәргә вакыт. Эштә күптәннән уйлап йөргән планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге туачак.

Сукояр

Аралашу даирәсен киңәйтергә кирәк. Күптән бергә яшәгән парларга бер-берсеннән ял итеп алу файдага гына булачак. Яңа эш башлау өчен кулай вакыт.

Балык

Парын эзләүчеләр үзенә кулай кешене үз тирәсеннән, эштә яки укуда таба алачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии