Бу атнага йолдызнамә

27 октябрь – 2 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Хәзер һич тә “башны ташка ору” ярамый. Эшегез бармый икән, килеп туган хәлдән башкача чыгу юлын табыгыз.

Үгезбозау

Яңа эшкә тотынудан курыкмагыз. Тәвәккәлләр генә шампан эчә, дигән рус халкы гыйбарәсен истән чыгармаска кирәк хәзер сезгә. Тик мактанчыклык комачаулый күрмәсен.

Игезәкләр

Үткәндәге вакыйгалар бүгенге эшләрегезгә аяк чала башларга мөмкин. Сөеклегездән моны яшермәгез: хәлегезгә кереп, һичшиксез, ярдәм кулы сузачак ул.

Кысла

Атнаның беренче көненнән үк вакыйгалар өермәсенә килеп кушылсагыз, бик әйбәт уңышка ирешәчәксез. Эшегездә яңа баскычка күтәрелүгә ярдәм итәрдәй элемтәләр барлыкка киләчәк.

Арыслан

Катлаулы мәсьәләләрнең очына чыгу өчен тормыш тәҗрибәгезне кулланырга кирәк булачак. Четерекле сорауларга җавап табарга туры киләчәк. Шәхси тормышыгызны яхшы якка үзгәртеп җибәрердәй яңалыклар ишетерсез.

Кыз

Эшегезне алыштыру Эшегезне алыштыру өчен бик шәп мөмкинлекләр килеп чыгачак. Моңарчы үзегезне әледән-әле
борчып торган эчке киеренкелекнең эзе дә калмаячак.

Үлчәү

Тормышыгызда төп проблема – башкаларны ишетмичә, һаман үзегезнекен сукалау. Кешеләр белән уртак тел табарга өйрәнү кирәк.

Чаян

Кемнәрнеңдер йогынтысына эләгүдән сак булыгыз. Хәзер сезгә мөстәкыйльлек кирәк.

Укчы

Акча-мал артыннан кумагыз: бу атнада булганына шөкер итегез. Һавадагы торнага караганда, кулыгыздагы песнәкнең яхшырак икәнен онытмагыз.

Кәҗәмөгез

Бу атнада сезнең өчен иң мөһиме – гаилә. Дөнья җимерелә башласа да, мөнәсәбәтләрне саклап калырга кирәк.

Сукояр

Тирәгезгә яхшылабрак күз салсагыз, бу дөньяда бик күп мөмкинлекләрдән коры калып йөргәнегезне аңлаячаксыз.

Балык

Карьера, яңа мөнәсәбәтләр кору өчен әйбәт чор. Хәзер сезгә әхлак һәм эшегездә югарырак баскычка күтәрелү теләге арасында “алтын урталык” кына табу кирәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии