Бу атнага йолдызнамә

10-16 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна шактый киеренке шартларда уза. Спорт белән шөгыльләнгәндә саграк булырга кирәк.

Үгезбозау

Гаиләдә күп нәрсәләр белән килешмәсәгез дә, еллар дәвамында корылган мөнәсәбәтләрне саклау турында уйларга кирәк.

Игезәкләр

Өйдә барсы да үз көе белән бара. Беренче планга финанс мәсьәләләре чыга. Бурычлардан котылырга тырышыгыз.

Кысла

Бер урында таптанмагыз, хәрәкәттә – бәрәкәт. Романтик мөнәсәбәтләр башлау, гаилә мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен кулай вакыт.

Арыслан

Якыннарыгызның сәламәтлеге борчый. Эштә ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Алдан уйланылган планнан тайпылмагыз.

Кыз

Күңел ачу чараларында катнашу өчен яхшы вакыт. Бер урында утырмагыз, эшлекле сәфәрләргә чыгучыларның юлы уңар.

Үлчәү

Кешеләргә эшләгән яхшылыклар үзегезгә бише белән әйләнеп кайтыр. Юмартлык күрсәтергә курыкмагыз.

Чаян

Акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнү, физик активлык файдага булачак. Яңа мөнәсәбәтләр башларга гына түгел, булганын саклау өчен дә кулай вакыт.

Укчы

Мәхәббәтнең күзе сукыр. Кайчак сайлаган парың турында әйләнә-тирәдәгеләрнең ни сөйләвенә дә игътибар итү файдалы.

Кәҗәмөгез

Вакыйгаларның бөтенләй башка юнәлеш алу мөмкинлеге бар. Алды кызыклы очрашу көтелә.

Сукояр

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрнең катлаулану куркынычы бар. Барысына да эшне өстен кую гаепле.

Балык

Мәхәббәттә уңышлы вакыт. йөрәгегез кушканнан баш тартмагыз. Эшне киңәйтү турында уйларга мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии