Бу атнага йолдызнамә

17-23 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна башында кызулык белән әйтеп ташлаган сүзләрегез кайберәүләр белән үзара мөнәсәбәтләрне какшатыр. Шуның аркасында планнарыгыз да челпәрәмә килер.

Үгезбозау

Бу атнаның киеренкелегенә түзеп, планнарыгызны җиңелчәрәк итеп үзгәртмәсәгез,йолдызлар бик зур теләкләрегезнең кабул буласын вәгъдә итә. Сөеклегез дә үзегезне әйбәт яңалыклар белән куандырачак.

Игезәкләр

Тормышыгызны аз гына булса да үзгәртергә телисезме? Моның өчен бик әйбәт вакыт. Эшегездә менә дигән уңышларга ирешеп торуыгыз кайберәүләрнең ачуын чыгарачак.

Кысла

Бу атнада төр бурыч – гаилә җылысын саклап калу. Хәзер гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртуның карьера, сәламәтлекне кайгыртуга караганда да мөһимрәк икәнен белеп торыгыз.

Арыслан

Бу атнада абруыгызның ныклыгын тикшерергә ниятләүчеләр табылыр. Ир-атларга – эш, хатын-кызларга – мәхәббәт мәсьәләсендә. Хезмәт урыннарында көнчеләрнең коткысына бирешмәгез.

Кыз

Атна башында байтак кына мәшәкатьләнергә, борчылырга туры киләчәк. Эшегездә үзегезне күрсәтергә маташмагыз.

Үлчәү

Бу атнада ташып торган көч-дәртегезтирәгездәгеләргә аңлашылып бетми торган гамәлләр кылуга этәрер. Шуңа күрә көчегезне чамалап кына кулланыгыз.

Чаян

Акрын кыймылдый торган вакытлар артта калды, тизлекне арттырырга вакыт. Тик яңа тәкъдимнәргә бик сак карагыз: кайбер намуссыз адәмнәрнең үзегезне кеше көлкесенә калдыруы бар.

Укчы

Бу атнада бик җыйнак булырга, килеп туган хәлләрнең ничегрәк борылыш аласын алдан ук чамалап торырга кирәк. Үкенечкә китерердәй эшләр майтарып ташлау куркынычы да юк түгел.

Кәҗәмөгез

Карьера мәсьәләсендә генә түгел, гомумән, тормышта югарырак баскычка күтәрелергә ярдәм итәрдәй бер кеше белән очрашачаксыз. Тик кәефне кырырдай хәлләрдә дә калырга мөмкинсез.

Сукояр

Хыялларыгыздан айнытып, үзегезне күктән җиргә төшерүләре бар. Шулай икән, сезне шактый киеренке атна көтә. Хәер, матур яңалыклар тормышыгызны барыбер җиңеләйтеп җибәрәчәк.

Балык

Бу атнада тормыштан канәгатьсезлек хисе тоярсыз. Шуңа күрә күңелегездә күп нәрсәләрне үзгәртү теләге уяначак. Тик әлегә үзгәртергә түгел, булганны сакларга кирәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии