Бу атнага йолдызнамә

24-30 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Әйләнә-тирәдәгеләр алдында абруегыз артачак. Бу сезнең өчен уңышлы вакыт. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз.

Үгезбозау

Хисләрне сынау чоры. Сабыр итә белергә кирәк. Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килмәскә тырышыгыз.

Игезәкләр

Яңа танышлар табу, романтик рухтагы очрашулар өчен бик үк кулай вакыт түгел. Проблемаларны үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк.

Кысла

Күпмедер вакыт бер-береңнән ял итеп тору икегезгә дә файдалы булачак. Мөнәсәбәтләрне кискенләштермәскә тырышыгыз.

Арыслан

Сезнең өчен уңышлы вакыт. Шәхси тормышны җайга салу мөмкинлеге бар. Сәламәтлек белән проблемалар чыгачак.

Кыз

Шәхси тормышта бернинди үзгәрешләр көтелми. Хәзер бөтен буш вакытны өйгә һәм гаиләгә багышларга туры килә.

Үлчәү

Командировкаларга чыгучыларның юллары уңачак. Шәхси тормышны үзгәртердәй кеше белән танышу мөмкинлеге бар.

Чаян

Якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ. Мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту үзегездән тора.

Укчы

Яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен кулай вакыт. Хәзер шәхси тормышның ничек корылуы сезнең инициативага бәйле.

Кәҗәмөгез

Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Үпкә саклау беркемгә файда бирми. Сәламәтлекне ныгыту турында уйларга кирәк.

Сукояр

Тышкы кыяфәтегезне үзгәртегез. Дусларыгыз белән аралашырга вакыт табыгыз. Эштә бар да яхшы, хезмәттәшләрегез алдында абруегыз артыр.

Балык

Эшлекле проектларда катнашу шәхси проблемаларны оныттырып тора.Эшне беренче планга кую сәбәпле, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар чыгарга мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии