Бу атнага йолдызнамә

22-28 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Максатка ирешү өчен нык тырышырга туры килә, шулай да – һәрьяктан уңышлы вакыт. Карьера үсеше ихтималы бар.

Үгезбозау

Шәхси мәсьәләләрне хәл итү, мөнәсәбәтләрне җайга салу турында уйларга мөмкин.Активрак булыгыз. Тырышканда теләсә нинди кыенлыктан чыгу юлын табып була.

Игезәкләр

Атна бик үк гади үтмәскә охшаган. Тынычлык сакларга, юк-барга кызып китмәскә тырышыгыз. Эштә бар да элеккечә.

Кысла

Тормышта хокукларын өчен көрәшергә туры килә. Сезгә кешеләр белән килешеп яшәве авыр. Шулай да, тырышып карарга кирәк.

Арыслан

Шәхси тормыш турында уйларга вакыт юк. Өйдәге юк-бар мәшәкатьләр белән мәшгуль булырсыз. Яңа елга кадәр бурычлардан котылырга кирәк.

Кыз

Декабрь азагыһәм гыйнвар башы уңай эмоцияләр генә бирә. Үз эчегезгә бикләнмәгез.

Үлчәү

Ял итәргә түгел, утырып торырга да вакыт юк. Торак мәсьәләсен хәл итәргә туры килә, иң мөһиме – моның уңай хәл ителү мөмкинлеге бар.

Чаян

Сүзнең зур корал булуын онытмагыз. Ул яраткан кешегез белән араны якынайтырга да ярдәм итә ала. Йөрәгегезне ачудан курыкмагыз.

Укчы

Якыннарыгызга бүләк сайлагыз. Бәйрәмгә алдан әзерләнергә кирәк. Зур әйберләр сатып алу өчен кулай вакыт.

Кәҗәмөгез

Көч-егәр ташып тора. Аны тиешле юнәлештә кулланырга тырышырга кирәк. Тормышның яңа циклын башлау өчен менә дигән вакыт.

Сукояр

Активлыкны киметеп тору яхшырак. Болай үзегезне ялгышлардан сакларсыз. Яраткан кешегез белән бар мәсьәләне уртага салып сөйләшергә кирәк.

Балык

Вакыйгалардан читтә калмаска тырышыгыз. Шәхси тормышка уңай үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии