Бу атнага йолдызнамә

9-15 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 


Кучкар

Бу атнада кинәт кенә тормышның мәгънәсен эзли башларсыз һәм шундук тирәгездәгеләрнең тискәре карашын сизәрсез. Ялгызлыкта калып уйланырга кирәк.

Үгезбозау

Хәзер бөтен ихтыяр көчегезне бер йодрыкка туплап, максатыгызга таба барырга кирәк. Юлыгызда киртәләр очраса, аптырап калмагыз, аларны сез үтеп чыга алачаксыз.

Игезәкләр

Көн саен бертөрле эш, дип сукранасызмы?Алдыгызга куелган бурычларга иҗадирак якын килегез әле. Тормышыгыз үзгәреп, матураеп китүен сизми дә калачаксыз.

Кысла

Хәзер төрле шикләнүләр “әсирлегендә” сез. Шуңа күрә үзегезне эштән чыгару гына түгел, башкаларны да тынычлыкта калдырмассыз кебек.

Арыслан

Бу атнада гаиләгездә тавыш кубу, шуның аркасында нервыларыгыз какшау куркынычы юк түгел. Филдән чебен ясамыйча, хәлегезнең кимчелекләрен күрмәмешкә салышып яшәгез.

Кыз

Бу атнада үз көчегезгә артыгын ышану аркасында күңелсезрәк хәлләрдә калырга мөмкинсез. Тәнкыйть сүзләреннән кабынып китмәгез, ничек тә үзегезнең хаклы булмавыгызны аңларга тырышыгыз.

Үлчәү

Тормышыгызны ничектер үзгәртеп җибәрү теләге кайбер яхшы нәрсәләрне күрми калуга китерәчәк. Гүзәл затларның эчке сиземләве көчәеп, бу хәл аларга бик дөрес карарга килү мөмкинлеге бирәчәк.

Чаян

Бу атнадагы вакыйгалар күңелегезгә тынычлык хисләре өстиячәк. Шуның нәтиҗәсендә эшегездәге кайбер кыенлыклардан чыгу юлларын табып сөенәчәксез.

Укчы

Кемнәрнеңдер уңышсызлыкка юлыгуларына ахмакларча сөенмәгез. Хатын-кызларда матди хәлләре яхшыруга өмет-ышанычлар барлыкка киләчәк. Ир-атлар исә шәхси тормышларында бик зур бер проблеманы хәл итүгә ирешәчәк.

Кәҗәмөгез

Үзегездән канәгатьсезлек хисе узганда калачак. Тормышыгызда үзгәрешләр булырга мөмкин. Тирәгездәгеләрнең киңәшләренә колак салмасагыз да була: көнләшүдән әйтелгән сүзләре генә ул.

Сукояр

Сак булыгыз: таркаурак һәм җыйнаксызлыгыгыз аркасында уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Якыннарыгыз үзегезгә бер серне ачып, күңелегездә шатлыклы хисләр уятачак.

Балык

Абруегызның үсүенә этәргеч бирердәй хәлләр килеп чыгачак. Эшегездә хаталануданкурыкмасагыз, бик шәп бер уңышка ирешәчәксез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии