Бу атнага йолдызнамә

16-22 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөнәсәбәтләргә нинди дә булса яңалык кертергә тырышыгыз. Дусларыгыз белән аралашырга вакыт табыгыз.

Үгезбозау

Мәхәббәт хисләрен ныгыту һәм ял өчен бик үк кулай вакыт түгел. Хисләрнең ныклыгы сынала. Тиздән барсы да җайланыр.

Игезәкләр

Юлга чыгу уңай эмоцияләр бирер. Яраткан кешегез янда булу икеләтә күңелле. Уртак проектлар тиешле нәтиҗәгә китерәчәк.

Кысла

Мөнәсәбәтләрнең катлаулануын сизсәгез, бергәләп кая да булса барыгыз. Эштә яңа тәкъдим алачаксыз.

Арыслан

Мөнәсәбәтләрне катлауландырмау үзегездән тора. Якыннарыгызның фикеренә колак салырга кирәк. Хезмәттәшләрегез белән килешеп эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешә алачаксыз.

Кыз

Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр романтик хисләргә вакыт калдырмый. Үзегезгә артык зур игътибар таләп итмәгез. Хыяллар, позитив уйлар һәрчак файдалы.

Үлчәү

Сәләтле булганнар үзен иҗатта сынап карарга тиеш. Яраткан кешегезне бүлкләр белән сөендерегез.

Чаян

Туганнар килүе көтелә. Аралашудан читләшмәгез. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән күп нәрсә тора. Эштә барысы да уңай якка үзгәрергә тиеш.

Укчы

Юлга чыгучылар яңа танышлар таба алачак. Җитди кәгазьләргә, килешүләргә кул кую өчен уңайлы вакыт.

Кәҗәмөгез

Күңелегезгә якын булган кешегә карата игътибарны кызганмагыз. Күчемсез милеккә кагылышлы алыш-биреш эшләре уңышлы килеп чыгар.

Сукояр

Активлыкны арттырырга кирәк. Хәзер сезгә бар ишекләр дә ачык. Иң мөһиме - вакытны дөрес бүләргә. Гомумән алганда, атна шактый нәтиҗәле булырга охшаган.

Балык

Үткәндә казыну яхшыга китерми. Яраткан кешегезнең бүгенге тормышы күпкә кызыграк булырга тиеш.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии