Бу атнага йолдызнамә

23 февраль – 1 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Хискә бирелеп утырырга вакыт юк. Артыгызда ни сөйләүләрен игътибарсыз калдырмагыз. Кайчакта тиешле нәтиҗә чыгару өчен кирәге чыга.

Үгезбозау

Сезгә хәзер ирек кирәк. Яңа танышлар табу, аралашулар өчен яхшы вакыт. Тормышка ниндидер яңалык кертергә тырышыгыз.

Игезәкләр

Яраткан кешегез белән ике арада аңлашылмаучанлык туарга мөмкин. Җитди эшләрне якыннарыгыз белән киңәшләшеп башкару яхшырак.

Кысла

Суына башлаган хисләрне яңадан тергезеп җибәрү өчен моннан да яхшырак вакыт таба алмассыз.

Арыслан

Мәхәббәт кышкы депрессияне җиңәргә булыша. Эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңышлы вакыт. Юлларда саграк булу сорала.

Кыз

Тормышта романтикага урын булырга тиеш. Яраткан кешегезнең фикеренә, теләкләренә игътибарлырак булырга кирәк.

Үлчәү

Мөнәсәбәтләргә ниндидер яңалык кертергә тырышыгыз. Эштә бар да элеккечә. Кәгазьләрне тәртипкә салырга кирәк.

Чаян

Яңа танышлар табу, романтик мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен кулай вакыт. Иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең уңышка ирешү мөмкинлеге зур.

Укчы

Көнкүреш проблемалар тормышны бозмаска тиеш. Яраткан кешегез белән аралашырга вакыт табыгыз.

Кәҗәмөгез

Яңа танышлар табу, сәяхәткә чыгу өчен яхшы вакыт. Юлга бергәләп чыксагыз, яраткан кешегезне яңа яктан ачачаксыз.

Сукояр

Якыннарыгыз сездән бүләк көтә. Эшкуарлык эшчәнлегенең финанс нигезен салу вакыты. Диета тоту файдалы.

Балык

Бу һәр яктан уңышлы чор. Кышкы йокыдан уянырга вакыт. Активлыкны арттырыгыз, хәзер теләсә кайсы эшкә курыкмый алынырга мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии