Бу атнага йолдызнамә

2-8 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Кучкар

Әлегә мәхәббәт турында онытып торырга туры килә. Гаилә мөнәсәбәтләре сыналуга дучар булырга мөмкин. Активлыкны киметеп тору яхшырак.

Үгезбозау

Тормышыгызга үзгәрешләр кертүдән курыкмагыз. Эштә инициатива күрсәтергә туры килә. Хәзер иң катлаулы дигән планнарны да тормышка ашыра башларга мөмкинсез.

Игезәкләр

Юк-барга бер-берегезне гаепләргә ашыкмагыз. Шул очракта гына мөнәсәбәтләрнең кискенләшүен булдырмый кала алачаксыз.

Кысла

Чит илгә сәфәргә чыгу өчен яхшы вакыт. Аралашу даирәсен киңәйтә, яңа дуслар таба алачаксыз. Эштә абруегыз үсә, дөрес юлдан барасыз.

Арыслан

Арыслан холкының баш күтәрүе шәхси тормышта проблемалар чыгарга мөмкин. Сөйгәнегезне игътибарсыз калдырмагыз.

Кыз

Якыннарыгызның тормышка булган карашына яраклашырга туры килә. Эштә күпме тырышсагыз да, хезмәттәшләрегезне артыгыздан ияртә алмыйсыз.

Үлчәү

Көн-күреш мәшәкатьләр беренче планга чыга. Сабыррак булыгыз, тиздән барысы да җайланыр. 

Чаян

Язгыча романтик кәеф белән яшисез. Мәхәббәт канатлар үстерә. Иҗадый эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен аеруча яхшы вакыт.

Укчы

Ял итәргә вакыт юк. Өйне матурлау, күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү турында уйларга мөмкин.

Кәҗәмөгез

Яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен яхшы вакыт. Бер урында утырмагыз, командировкага чыгучыларның юллары уңар.

Сукояр

Якыннарыгыз сезнең кайгыртуга мохтаҗ. Ялкын өстәп тормасаң, мәхәббәт хисләре дә сүнә башларга мөмкин. Киләчәктәге матди иминлеккә нигез салу вакыты.

Балык

Шәхси тормышта бар да яхшы. Үз эчегезгә бикләнмәгез. Эшкуарлык бик тә уңышлы бара. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии