Бу атнага йолдызнамә

30 март – 5 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормыштагы вакыйгалар җаваплылыкны үз өстегезгә алуны таләп итә. Бер урында утырмагыз, активлар гына уңышка ирешә ала.

Үгезбозау

Шәхси тормышка үзгәрешләр кертергә ашыкмагыз. Әлегә барысын ничек бар, шулай калдыру яхшырак.

Игезәкләр

Тормышта көтелгән вакыйгаларга урын юк, барысы да алдан уйланылган сценарий буенча бара. Әлегә яңа планнар кормаска, гадәти реҗимда эшләргә кирәк.

Кысла

Тормыштагы вак-төяк мәшәкатьләр башкага вакытны калдырмый. Башлаган эшләр зур финанс кертемнәре таләп итәргә мөмкин.

Арыслан

Сез хәзер игътибар үзәгендә. Ялгызларга парын табу мөмкинлеге бирелә, гомумән шәхси тормышта җанлылык сизелә.

Кыз

Атна авыррак узачак. Шәхси мөнәсәбәтләрнең катлаулануы бар. Янәшәгездәге кешегә вак-төяккә бәйләнмәгез, үпкә сакламагыз.

Үлчәү

Сезнең өчен сынау чоры җитә. Хәзер иң мөһиме – юк-барга кызып китмәскә, тынычлык сакларга. Җитди документларга кул куюны кичектереп тору яхшырак.

Чаян

Өйдәге эшләр күп вакытны һәм көчне ала. Күңелачу чаралары планлаштырмагыз. Тиздән барсы да уңай якка үзгәрер, сабыррак булыгыз.

Укчы

Иҗадый эшчәнлек алып бару өчен кулай вакыт. Шәхси тормышта бар да яхшы. Хыялларны тормышка ашыру турында уйлый башларга мөмкин.

Кәҗәмөгез

Яраткан кешегез белән үзегезненазлырак тотыгыз. Әңгәмә барышында тормыштагы дәрәҗәләр турында онытып торырга кирәк.

Сукояр

Күңелсезләнеп йөрергә вакыт юк. Сез хәзер гел хәрәкәттә, эштә. Аралашулардан баш тартмагыз.

Балык

Мәхәббәт уты хисләрне ныгытыпторганда гына сүнми. Бу атнада финанс кертемнәре уңышлы булып чыга.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии