Бу атнага йолдызнамә

13-19 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Көчегез ташып тора, аны юк-барга әрәм итмәгез. Хәзер сез киләчәк тормышка нигез саласыз, ялгышырга һич ярамый.

Үгезбозау

Берьюлы берничә эшкә алынырга мөмкин. Якын дусларыгызга да артык ачылып бетәргә ярамый.

Игезәкләр

Тормышка күңелле үзгәрешләр керү ихтималы бар. Сезгә ял итәргә кирәк. Нервыларыгызны саклагыз, юк-барга кызып китү зыян гына сала.

Кысла

Баш-аягыгыз белән эшкә чумачаксыз. Якыннарыгыз игътибар кимүгә зарлана башларга да мөмкин.

Арыслан

Мәхәббәт хисләре өчен уңайлы вакыт. Сез хәзер игътибар үзәгендә. Моннан файдаланып калыгыз.

Кыз

Вакыт ничек кенә тыгыз булса да, якыннарыгыз турында онытмагыз. Катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә эчке сиземләү сәләтенә таяныгыз.

Үлчәү

Янәшәгездәге кешенең әлегә кадәр билгеле булмаган яклары ачыла башларга мөмкин. Ашыгырга ярамый, тормышны ничек бар, шулай кабул итү дөресрәк.

Чаян

Романтик мөнәсәбәтләрне кичектерегез. Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр, ыгы-зыгы башкага вакыт калдырмый. Эштә шактый тыгыз чак.

Укчы

Мәхәббәт канатлар үстерә. Иң матур киемнәрегезне киегез, елмаеп йөрегез. Күтәренке кәеф һәм матур уйлар бар киртәләрне дә җиңәргә ярдәм итә.

Кәҗәмөгез

Көнкүреш проблемалар арта. Йорт төзелешен башлау, күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү өчен уңайлы вакыт

Сукояр

Күптән күрешмәгән дусларны очратачаксыз. Бер урында утырмагыз, активлар гына тормышта уңышка ирешә ала.

Балык

Шәхси мөнәсәбәтләрне җайлау өчен яхшы вакыт. Беренче урында финанс прблемалары. Өстәмә керем чыганагы таба алачаксыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии