Бу атнага йолдызнамә

20-26 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен яхшы вакыт. Якыннарыгызны игътибардан мәхрүм итмәгез. Күптән хыялланган зур әйберне сатып алу мөмкинлеге чыгар.

Үгезбозау

Бу – сезнең өчен шактый уңышлы чор. Максатыгызга ирешү өчен сезгә бер ай вакыт бирелә. Аннан файдаланып калыгыз.

Игезәкләр

Ашыкмагыз, партнерыгызның фикерен тыңларга өйрәнегез. Рухый киеренкелектән котылу өчен ял итү җае табарга кирәк.

Кысла

Алда күңелле үзгәрешләр көтелә. Очрашыгыз, гашыйк булыгыз. Барысы да үзеннән-үзе хәл ителә. Сездән хәзер ирекле булу гына сорала.

Арыслан

Мөнәсәбәтләрдә киеренкелек барлыкка килүе сизелер. Сез, билгеле, арыслан – әйдәүче билге. Әмма кайчак баш ию дә артык булмый.

Кыз

Романтик маҗаралар көтелә. Мөһим документларга кул кую, килешүләр төзү өчен яхшы вакыт.Иң катлаулы тоелган эшләр дә уңышлы хәл ителәчәк.

Үлчәү

Ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Шуңа сүзләрне уйлап кына әйтергә, яраткан кешеңә игътибарны арттырырга кирәк.

Чаян

Юк-барга үпкәләү, кызып китү тормышны катлауландыра гына. Хаклы булганыгызны белсәгез дә, килешегез. Бу эштәге мөнәсәбәтләргә дә кагыла.

Укчы

Буйсынып яшәргә туры килә. Ыгы-зыгыга бирелмәскә, тынычланырга кирәк. Сабыр булыгыз, алдагы айда тормышыгызда күңелле үзгәрешләр күзәтеләчәк.

Кәҗәмөгез

Яңа танышлар табу, күңел ачу чараларында катнашу өчен уңайлы вакыт. Яраткан кешегезгә карата игътибарлырак булыгыз.

Сукояр

Җитди сәбәбе булса да, мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә юл куймагыз. Әти-әниегез белән проблемалар чыгу куркынычы бар.

Балык

Аралашулар даирәсе киңәя, әмма аларның берсе дә җитди мөнәсәбәтләргә илтми. Дусларыгыз белән очрашыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии