Бу атнага йолдызнамә

15-21 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Иҗади эшләр һәм роман күрешүләр өчен уңышлы атна. Атна ахырын ялларга багышлагыз.

Үгезбозау

Бу арада зур сумма акча белән эш итмәгез. Сату-алу эшләрен август уртасына кадәр кичектереп торыгыз.

Игезәкләр

Бу атнада сезгә йолдызлар якындагы ике айга планнар төзергә киңәш итә. Дусларыгыз, туганнарыгыз белән күрешегез.

Кысла

Бу атна яңа танышуларга бай булачак. Төрле күргәзмәләргә, кибетләргә барыгыз. Гомумән аз булса да, гадәти эш көннәрегезне үзгәртергә тырышыгыз.

Арыслан

Бу җәйнең иң яхшы атналарының берсе. Эштә арыганчыга кадәр эшләмәгез, ә дусларыгыз белән очрашып күңелле ял итәргә тырышыгыз.

Кыз

Бу атнаны якын туганнарыгыз белән уздырыгыз. Артык көчегезне сарыф итмичә, көндәлек эшләр белән шөгыйльләнегез.

Үлчәү

Бу атнада ашык-пошык килеп, берьюлы берничә эшкә тотынмагыз. Барсын да үз җае белән башкарыгыз.

Чаян

Атна ахырын табигать кочагында ял итеп уздырыгыз. Көндәлек мәшәкатьләрне онытып торыгыз.

Укчы

Якын кешеләрегез белән хыялларыгыз һәм планнарыгыз белән бүлешегез. Әмма аларны тормышка ашырырга ашыкмагыз.

Кәҗәмөгез

Озак вакыт корган планнарыгызның тормышка ашуы мөмкин. Ял көннәрендә үзегезнең эчке тоемлавыгызга карап эш итегез.

Сукояр

Яңа эш урынына күчү өчен уңышлы вакыт. Ял көннәрендә дусларыгыз белән очрашып, актив ял итегез.

Балык

Күңелегезгә хуш килгән теләсә нинди эш белән шөгыльләнә аласыз. Әмма финанс эшләрегезне икенче ай уртасына күчерсәгез хәерле булыр.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии