Бу атнага йолдызнамә

29 июнь - 5 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Шәхси мөнәсәбәтләрнең кискенләшүендә өлкәннәрнең катнашы булырга мөмкин. Эштә бар да элеккечә.

Үгезбозау

Атна аралашуларга бай булачак. Гаиләләрне күңелле вакыйгалар көтә. Ялгызлар әлегә эзләнүдә.

Игезәкләр

Мөнәсәбәтләрне ныгыту турында уйларга кирәк. Максатка ирешү өчен яхшы вакыт. Яраткан кешегезгә бүләк әзерләгез.

Кысла

Алга максат куярга һәм шуларны хәл итә башларга кирәк. Эштә җитди карарлар кабул итәргә туры килә. Эштән курыкмагыз, нәрсә генә алынсагыз да, нәтиҗәсе яхшы булачак.

Арыслан

Дусларыгыз янәшәсендә тыныч ял күңел күтәренкелеге бирә. Мәхәббәт фронтында активлыкны киметеп тору хәерлерәк.

Кыз

Мөнәсәбәтләргә яңалык кертергә тырышыгыз. Бер урында утырмагыз, эшләргә дә, ял итәргә дә вакыт табыгыз.

Үлчәү

Сез хәзер игътибар үзәгендә. Теләсә кем белән уртак тел таба аласыз. Үзара аңлашуга ирешү эштә дә уңай чагылыш таба. Мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.

Чаян

Атна бергәләп ялга, сәяхәткә китү өчен кулай. Тәҗрибә һәм яуланган абруй яңа проектларны тормышка ашырганда ярдәм итә.

Укчы

Яраткан кешегез белән үзара мөнәсәбәтләр кризис кичерә. Гаебегезне тану, гафу үтенү хәлне кискенләшүдән саклый ала.

Кәҗәмөгез

Сөйгәнегезгә хисләрегезне белдерергә оялмагыз. Эштә кыенлыклар булачак, әмма алар барысы да хәл ителә торган. Хроник чирләр кузгалу куркынычы бар.

Сукояр

Яраткан кешегез ирекне чикләгән кебек булып тоелыр. Моңа үпкәләмәгез, тиздән барысы да узар. Эштә күптәннән җыелып килгән мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә.

Балык

Мәхәббәт һәм романтик маҗаралар өчен кулай вакыт. Сәяхәткә китүчеләрне онытылмаслык ял көтә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии