Бу атнага йолдызнамә

27 июль - 2 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атнада күптән күрешмәгән кеше белән очрашуыгыз мөмкин. Cезне карьера өлкәсендә уңышлар көтә. Кемдер яңа эш табачак, кемдер югарырак дәрәҗә яулар.

Үгезбозау

Туганнарыгыз һәм дусларыгыз сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәр. Аларга көчегездән килгән кадәр ярдәм итегез. Атна ахыры сатып алуларга уңай булачак.

Игезекләр

Бу атнада яраткан кешегез белән сүзгә килүегез мөмкин. Бу исә сезне шәхси мөнәсәбәтләрегез турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.

Кысла

Бу атна романтик очрашулар өчен уңышлы булачак. Хәтта элекке мәхәббәт хисләре кабат уянырга мөмкин.

Арыслан

Сезнең тормышта яңа актив чор башлана. Сез барлык планнарыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Ял көннәрендә исә тынычлап ял итегез.

Кыз

Бу атнада башлап ташлаган эшләрегезне ахырына кадәр җиткерегез. Чөнки алда сезне яңа эшләр һәм җиңүләр көтә.

Үлчәү

Бу атнада якын дусларыгыз белән аралашыгыз. Аларның киңәшләренә колак салу бер дә комачауламас.

Чаян

Яңа башланган атнада сезнең теләкләрегез мөмкинлекләрегез белән каршы киләчәк. Әмма моңа борчылмагыз, икенче атнада барсы да җайланыр.

Укчы

Ашыгып карарлар кабул итмәгез. Чөнки берничә көннән кире уйлавыгыз бар. Барсын да аек акыл белән эш итегез.

Кәҗәмөгез

Алда килеп туган проблемаларыгызны чишү өчен дусларыгыз, танышларыгыз ярдәменә өмет итмәгез. Барсын да үз көчегез белән хәл итсәгез, уңышлырак булыр.

Сукояр

Бу атнада сез күптән хыялланган әйберне сатып ала алачаксыз. Ял көннәрендә исә гүзәллек салоннарына барып, үзегезне тәртипкә китерегез.

Балык

Бу атнада сезнең алда акча эшләү өчен берничә мөмкинлек булачак. Әмма аның берсен генә сайлап алырга туры киләчәк. Атна ахырында эмоциягә бирелмәгез, аек акыл белән эш итегез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии