Бу атнага йолдызнамә

3-9 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Көч керү һәм иҗади күтәренкелек сизәрсез. Хәзер иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итә алачаксыз. Белемне күтәрү өстендә эшләргә кирәк.

Үгезбозау

Әти-әниегезгә сезнең ярдәм кирәк булачак. Романтик рухтагы очрашулар, бергәләп кая да булса бару көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга булыша. Ял итү турында уйларга вакыт.

Игезәкләр

Тормышыгызга уңай үзгәрешләр кертә алырлык яңа танышлар таба алачаксыз. Өйдә бар да тыныч. Гаиләгез белән бергәләп ял итәргә тырышыгыз.

Кысла

Тиздән финанс хәлләре яхшыра. Яраткан кешегезгә карата игътибарлырак булыгыз. Эш урынын алыштыру турында уйларга мөмкин.

Арыслан

Бар эшне бер якка куеп, ял итегез, бер елга җитәрлек көч туплагыз. Хыялларның тормышка аша торган чагы. Эштә нәрсәгә сәләтле икәнеңне күрсәтү җае чыгар.

Кыз

Уйламый ычкындырган сүз кешеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин.Шәхси тормышта аңлашылмаучанлык чыкса, бер-берегездән ял итеп алыгыз.

Үлчәү

Якыннарыгыз белән аралашуңа киеренкелек сизсәгез, мәсьәләгә читтән карагыз. Шунда гына кемнең ялгышуы аңлашылыр.

Чаян

Сезнең өчен бик җаваплы вакыт, хәзер күп нәрсә нинди карар кабул итүгә бәйле. Үзегез өчен алдан ук хәл итеп куегыз: сезгә мәхәббәт мөһимрәкме, әллә эшме? Нәрсәне дә булса корбан итәргә туры киләчәк.

Укчы

Сезгә ял итиәргә кирәк. Сәяхәтләр онытылмаслык хатирәләр калдыра. Салкын тидерү куркынычы бар.

Кәҗәмөгез

Сукыр көнләшү яраткан кешегез белән араны бозарга мөмкин. Хезмәт хакын арттыруларына өметләнә торган чак түгел. Шуңа да карамастан, эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

Сукояр

Якыннарыгызга карата игътибарлырак булыгыз, ялгышларны гафу итәргә өйрәнегез. Эштә тыгызрак вакыт.

Балык

Эш өйдәге проблемалардан арынып торырга ярдәм итә. Тышкы кыяфәтегезне матурлау турында уйларга вакыт.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии