Бу атнага йолдызнамә

24-30 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Сак булыгыз: кемнәрнеңдер йогынтысы яки ялган сүзләре байтак кына акчагызны югалтуга китермәгәе. Хискә бирелеп, башыгызга кайгы алуыгыз ихтимал.

Үгезбозау

Акча мәсьәләсендә үзгәрешләр көтелә. Уңаймы яки тискәре якка икәне үзегездән тора. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр тиздән җайланачак.

Игезәкләр

Эшләрегезгә яки корып куелган планнарыгызга җитди йогынты ясардай бер вакыйга көтелә. Кем беләндер баш әйләндергеч дәрәҗәдә танышу ихтималы зур.

Кысла

Җитди карарлар кабул итәргә мөмкинсез. Ахыр нәтиҗәгә җиткәнче, дөрес юнәлештә бару-бармавыгыз турында бик яхшылап уйланыгыз.

Арыслан

Хезмәт баскычыннан югарыга күтәрелеп, яңа керем чыганакларына ия булырга мөмкинсез.

Кыз

Мәхәббәттә, иҗатта, эшегездә – бары тик уңышлар гына елмаер. Әмма мөмкинлекләрегезнең чиген белегез.

Үлчәү

Матди иминлеккә ирешү максатындагы тырыш хезмәтегез уңай нәтиҗәләре белән куандырачак. Килеп туган форсатларны кулыгыздан ычкындырмагыз.

Чаян

Йолдызлар җитди карарлар кабул итмәскә киңәш итә. Ашыкмыйча, барсын да төптән уйлап эш итегез.

Укчы

Эшегездә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, тыныч, сабыр булып калыгыз, яңа уңышларга ирешү омтылышын онытып торыгыз.

Кәҗәмөгез

Иҗади мөмкинлекләрегезне тулысынча күрсәтә алуыгыз абруегызны бермә-бер арттырачак. Шәхси тормышыгызда зур гына үзгәрешләр булырга мөмкин.

Сукояр

Тормышыгызда ниндидер борылышлар булырга мөмкин. Шуңа күрә мөһим карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.


Балык

Җаваплы эшләр башкару өчен көчегезнең җитенкерәмәвен тоярсыз. Шулай да, ниндидер мөһим гамәлләр кыла алачаксыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии