Бу атнага йолдызнамә

31 август - 6 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Кемне дә булса үпкәләтмәс өчен уйлап кына сөйләшегез. Ерак юл ялгызларга парларын табарга ярдәм итәчәк.

Үгезбозау

Матди проблемалар туганда якыннарыгыз ярдәмгә киләчәк. Нинди дә булса карарлар кабул иткәнче, яхшылап уйлагыз.

Игезәкләр

Тормышыгызның һәр өлкәсендә гармония булачак. Бу атна яңа танышуларга бай булачак.

Кысла

Ташып торган көч һәм энергиягез тирә-яктагыларга бик уңай тәэсир итәчәк. Эшләрегездә ярдәмгә килердәй кешеләр белән таныша алачаксыз.

Арыслан

Яңа эшләргә тотынмыйча, бераз сабыр итеп торыгыз. Күңелегезгә хуш килердәй романтик очрашулар булуы ихтимал.

Кыз

Сәяхәткә чыгучыларның юллары уңачак. Бик уңай тәэсирләр белән кайтачаксыз.

Үлчәү

Шәхси тормышыгызда юк-бар үпкә-рәнҗешләр килеп чыгарга мөмкин. Юл кую дигән әйберне онытып җибәрсәгез, килеп туган хәлләр соңгы чиккә җитеп керенкеләнәчәк кенә.

Чаян

Өйдә тәртип урнаштырыгыз. Шулай ук сәламәтлек турында да кайгыртырга онытмагыз.

Укчы

Киләчәк турында борчылу хисләре кичерергә мөмкинсез. Тик ни генә булмасын, матди хәлегезнең тотрыклыгы әле озакка сузылачак.

Кәҗәмөгез

Атна башында баш-аяктан эшкә чумачаксыз. Сездән хәзер җаваплык һәм төгәллек сорала. Ялларны яраткан кешегез белән уздырыгыз.

Сукояр

Үзеңне үзгәртү турында уйларга кирәк. Өйдә сезне бик күп эш көтеп торачак. Ялларда исә сез игътибар үзәгендә булачаксыз.

Балык

Тышкы кыяфәтне матурлау турында уйларга кирәк. Шулай ук яраткан кешегезне игътибарсыз калдырмагыз, аннан соң үкенүегез бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии