Бу атнага йолдызнамә

28 сентябрь - 4 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атнада Кучкарлар бигрәк тә тапкыр, эшлекле, булдыклы, зирәк кешеләргә әйләнәчәкләр. Алар тормыштагы үзгәрешләргә әзер генә булып калмыйча, бу үзгәрешләрне якынайту өчен мөмкин булганның барын да эшлиячәкләр.

Үгезбозау

Уңышны кулдан ычкындырмас өчен вак-төякләргә игътибар итмәгез. Ир-ат бердәнберләренә ышанычны арттыру кирәк. Артык тыйнак, оялчан булуыгыз үзара мөнәсәбәтләрне катлауландыра бугай.

Игезәкләр

Сезне зур үзгәрешләр көтә. Чөнки бик керемле эшкә алыначаксыз. Якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрдә моңарчы булмаган дәрәҗәдә тынычлык-татулык хөкем сөрәчәк.

Кысла

Тырыш хезмәтегез акча мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге биреп, якын киләчәктәге уңышларыгызга нигез салачак. Тик шәхси тормышыгызда сабырлык, тотнаклылык кирәк булачак.

Арыслан

Атна башларында көтелмәгән яңалык күптәнге хыялларыгызны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк. Гомумән, бу атнада бик күп проблемаларыгыз хәл ителәчәк. Алай гына да түгел, яңа тәэсирләр дә алачаксыз әле.

Кыз

Эшкә икеләтә көч белән алынырга вакыт җитте, дип кисәтмәкче йолдызлар. Якын киләчәккә көтелмәгән планнарыгыз пәйда булачак. Бик шәп акча керемнәре вәгъдә итәрдәй планнар.

Үлчәү

Бу атна сезнең тәҗрибәле гороссмейстер осталыгы белән уйнавыгызны хәтерләткән шахмат партиясенә охшаячак. Һәр адымыгыз уйланган, кат-кат тикшерелгәнлектән, бер дә хаталанмаячаксыз.

Чаян

Финанс мәсьәләсендә – тыныч атна. Ә менә шәхси эшләрегездә әлләни зур тынычлыкка өметләнеп булмаячак. Атна ахырында ниндидер бер сюрприз булачак.

Укчы

Сезне зур үзгәрешләр көтә. Ни генә булмасын, барысы да файдага. Тик артык тәвәккәлләнеп кенә китәргә ярамый. Юкса акчагызны юкка әрәм итүегез бар.

Кәҗәмөгез

Карьера, аны алга этәрүгә ярдәм итәрдәй элементлар турында уйларга вакыт. Кирәк икән, гадәттәге тормыш рәвешегезне кинәт кенә үзгәртүдән һич курыкмагыз.

Сукояр

Көтелмәгән яңалык барлык планнарыгызны чәлпәрәмә китерәчәк. Төшләрегезне киресенчә юрау кирәк. Кемнәрнеңдер коткысына бирелүдән сак булыгыз.

Балык

Үтә уңышлы атна булачак. Эшләрегездә уңышка ирешү, гаиләдә үзара аңлашуга килү, балаларыгызның үзегезне сөендерү...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии