Бу атнага йолдызнамә

12-18 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормышыгызны үзгәртү турында уйларга вакыт җитте, ди йолдызлар. Шуңа да яшәү урынын алыштыру хакында хыяллана башларсыз шикелле. Өегездәге яки эшегездәге хәлләр үзгәрешләр өчен менә дигән сәбәпкә әйләнергә мөмкин.

Үгезбозау

Күңел тынычлыгына ирешергә теләсәгез, нәрсәгә дә булса омтылыгыз һәм кыю төстә алга карагыз. Тик моның өчен шактый зур тырышлык куярга һәм һич кенә дә ярты юлда туктап калмаска.

Игезәкләр

Кирәк өчен генә шактый авыр бер эш башкарырга туры килмәгәе. Оптимистлык хисен җуя күрмәгез. Кемнәрнеңдер киңәшләрен тоткан булып авыр хәлдә калмагыз.

Кысла

Гаиләгездәге мөнәсәбәтләр киеренкеләнә төштеме әллә? Хафаланмагыз, саграк кына булыгыз. Аның каравы эшегездә бик тә матур нәтиҗәләргә ирешәчәксез.

Арыслан

Карьера баскычыннан югарырак үрмәләү өчен байтак тырышлык куярга кирәк булачак. Тәкәббер, үҗәт булуыгыз нәтиҗәсендә ярты юлда калмаячаксыз.

Кыз

Ниндидер мөһим эшләрнең очына чыгып, күңел тынычлыгы алачаксыз. Бу зур мөмкинлекләр чоры.

Үлчәү

Үлчәүләрне исә эш һәм мәшәкатьле чоры көтә. Өегездә, эшегездә кырык төрле мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк булачак.

Чаян

Бу атна вакыйгалары үзегезне бераз үзгәртергә мәҗбүр итәргә мөмкин. Гаиләгездә исә бер-береңне ярату, хөрмәт итү атмосферасы. Бүген әле хыялыгызда гына булган кайбер әйберләр бик тиздән тормышка ашачак.

Укчы

Тормышыгызны кискен генә үзгәртергә ашыкмагыз: көчегезне сарыф итү куркынычы бар. Күңел тынычлыгын боза торган эшләрне читкәрәк куеп торыгыз.

Кәҗәмөгез

Эшегезгә яки планнарыгызга йогынты ясардай ниндидер бер вакыйга килеп чыгарга мөмкин. Эчке сиземләүгә нигезләнгән үҗәтлегегез белән барлык каршылыкларны җиңеп чыгачаксыз.

Сукояр

Шәхси тормышыгызда көтелмәгән борылыш булыр. Тик саграк булыгыз, бөтен эшегезне харап итмәгез. Чынбарлыкны әйтеп биргән төш күрәчәксез.

Балык

Берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк булганлыктан, аптырап калырга мөмкинсез. Сез камиллеккә, яңа үрләргә омтыласыз. Тик менә тирәгездәгеләргә генә артык зур таләпчәнлек күрсәтәсез бугай.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии