Бу атнага йолдызнамә

7-13 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Юлларда сак булыгыз. Гаиләгездә ниндидер зур яңалык көтелә. Ул кемнедер бик сөендерәчәк, ә кемгәдәр ошап бетмәячәк.

Үгезбозау

Ходай сезгә нинди генә сынау бирсә дә, сабыр булыгыз. Вакыт бөтен яраларныда төзәтә.

Игезәкләр

Сөйгәнегезгә сезнең игътибар җитми. Аны шатландыру өчен кечкенә генә булса да бүләк алыгыз.

Кысла

Акча мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыкса, ярдәмне дусларыгыздан сорагыз. Алар булышмый калмас.

Арыслан

Сезне күптән көтелгән очрашу көтә. Аны күңелле итеп үткәрү өчен табигатькә чыксагыз яхшы булыр.

Кыз

Туганнарыгыздан күңелсез хәбәр алырсыз. Дошманнарыгыз белән күзгә-күз очрашырга туры килмәгәе.

Үлчәү

Сезгә таныш булмаган кеше мәхәббәтен аңлатып аноним хатлар яза башлар. Ул сезнең тирәдә йөрүче булырга да мөмкин.

Чаян

Шәхси тормышыгызда шактый зур үзгәрешләр көтелә. Әзер булып торыгыз.

Укчы

Дустыгызның сезнең турында начар сүзләр сөйләп йөрүен белеп алырсыз. Аның белән башка аралашмагыз.

Кәҗәмөгез

Сәламәтлегегезгә кагылышлы күңелсез хәбәр алырсыз. Тизрәк табибка барырга тырышыгыз.

Сукояр

Берәү сезнең белән дуслашырга йөри. Чит кешеләрне өегезгә кертмәгез.

Балык

Туган ягыгызга кайтуны һаман кичектерәсез. Шулай итеп гомерегез дә узып китмәгәе.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии