Бу атнага йолдызнамә

21-27 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормышыгызның барлык өлкәләрендә инде күптәннән көтелгән матур гына үзгәрешләр булачак. Бәйрәм алды ыгы-зыгысында ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, эшләрегездә бик шәп нәтиҗәләр күрсәтәчәксез.

Үгезбозау

Керемнәрегез шул элеккеге дәрәҗәдә калыр, аның каравы шәп кенә өстәмә акча эшләү чыганагы табылыр. Шикле гамәлләрдән сак булыгыз, юкса көннәрдән бер көнне бик зур югалтуларга дучар булырга мөмкинсез.

Игезәкләр

Эштәге барлык проблемаларыгыз хәл ителеп, абруегызны саклап калуга ирешерсез. Белеп торыгыз: игътибарсызлыгыгыз аркасында берникадәр акчагызны югалтырга мөмкинсез. Яңа ел бәйрәмнәренә бик озаклап әзерләнсәгез дә, алар барыбер сез уйлаганча узмас шикелле.

Кысла

Эш-мәшәкатьләрегез аз гына да ял итеп алу, тынычланып калу мөмкинлеге бирмиячәк. Зарарлы гадәтләрегездән котылу өчен әйбәт чор. Күптәнге дусларыгыз үзегезгә күңел тынычлыгы бүләк итәчәк.

Арыслан

Сез – чиктән тыш хисчән. Шул сәбәпле үзегезгә турыдан-туры кагылмаган вакыйгаларны да күңелегезгә авыр алачаксыз. Тынычланып калыр өчен берәр нинди шөгыль уйлап табыгыз. Озакламый, иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтүгә ирешеп, югарырак профессиональ дәрәҗәгә күтәрелерсез сыман.

Кыз

Бөтен проблемаларыгызны мөстәкыйль хәл итәргә, тирәгездә килеп чыккан барлык хәлләр өчен җаваплыкны үзегезгә өяргә маташмагыз. Бу атна тормышыгызда иң каршылыклы, шул ук вакытта иң нәтиҗәле чор булып хәтерегездә уелып калачак.

Үлчәү

Эчке сиземләвегез чиктән тыш үткенәячәк. Бу сезгә кешеләрнең асылын аңлау, чын дусларыгызны ялганнарыннан аеру мөмкинлеге бирәчәк. Тик үҗәтлегегез аркасында дустанә киңәшләргә генә колак сала башламассыз кебек.

Чаян

Яңа ел бәйрәменең якынлашуы нигәдер үзегезне көчсез, югалып калгандай хис итүгә китерер. Узганга йомгак ясау, киләчәккә планнар кору сезнең өчен әлегә тормышка ашырып булмастай эшләргә әйләнер.

Укчы

Көчегезне бер йодрыкка туплап эшне башлавыгыз нәтиҗәсендә барлык мөмкинлекләрдән файдалана алачаксыз. Акча мәсьәләсендә – тәртип.

Кәҗәмөгез

Зур керемнәр көтелми, әмма белеп кенә тотканда, акча җитмәүгә зарланмаячаксыз. Тик кредитлар гына алырга кирәкми. Чөнки эш урынын алыштыру җәһәтеннән кайбер кыенлыклар, аңлашылмаучанлыклар бар шикелле әле.

Сукояр

Нәкъ менә хәзер сез үзегезнең сәләтләрегезне күрсәтә һәм дәлилли алачаксыз. Югарырак вазыйфага күтәреләчәксез. Әмма карьера баскычыннан шулай тиз генә күтәрелү авырлыклар белән үрелеп барачак.

Балык

Хезмәтегезнең нәтиҗәсен шундук күрерсез, дип вәгъдә итеп булмый. Мөгаен, алар киләсе елга калыр. Әмма, алар киләсе елга калыр. Әмма, ни генә булмасын, хезмәт урыныгызда тетрәнүләр, матди югалтулар көтелми.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии