Бу атнага йолдызнамә

22-28 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Акча мәсьәләсендә байтак кына проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Үзегезне кулга алып, аларны хәл итү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга гына кала. Иң мөһиме дулкынланмагыз, ашыкмагыз, аннан килеп, тәвәккәллектән качыгыз, дип өйрәтә йолдызлар.

Үгезбозау

Бу атнада сезнең төп бурыч – коткыга бирешмәү. Бернигә карамыйча, тыныч кына эшләгез дә эшләгез. Инде ял көннәрендә үк үзегезгә уңай килә башлавын сизеп алачаксыз.

Игезәкләр

Чәршәмбе көнне килеп туган хәлләрне дөрес бәяли алмый аптырарга мөмкинсез. Уңыш үзегезне читләтеп үткән кебек тоелыр.төпле акылыгыз һәм тормыш сөючәнлегегез үзегезгә бу халәттән чыгуга ярдәм итми калмаячак.

Кысла

Эшләрегез үзегез теләгәнчә барып чыкмаса да, зафаланмагыз. Хәзер эшчәнлегегезне бераз сүрелдереп, көч тупларга, сәламәтлегегезне ныгытып, күбрәк ял итәргә кирәк.

Арыслан

Атна башларында мөһим бер мәгълүмат ишетәчәксез, яңа мөмкинлекләр күреп куаначаксыз. Сезнең бурыч – килеп туган хәлләрдән үзегез өчен мөһим әйберне “тотып” ала белү. Ял көннәрендә кыл да кыймылдатмагыз – ял итегез.

Кыз

Төрледән-төрле вакыйгалар берсен-берсе алыштырып кына торыр. Ничек тә башыгызны югалтмаска, килеп туган хәлләргә аеграк карарга тырышыгыз. Максатыгызга ирешүдән кыюлык күрсәтегез.

Үлчәү

Эшегездә бик матур бер уңышка ирешеп, коллегаларыгызны шаккатырачаксыз. Борыныгызны гына чөерә күрмәгез берүк. Юкса сездән көнләшүчеләр күңелегезне сүрелдерерлек хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.

Чаян

Атна башында ук шактый ук кискен хәлләр булырга мөмкин. Карьера, сәламәтлек, үзара мөнәсәбәтләрпроблемалары алгы планга чыгачак. Шул ук вакытта үзегезгә карата таләпләр артачак. Куркуга калмасагыз, барысы да әйбәт булачак.

Укчы

Эшегездә, гаиләгездәге хәлләрне яхшырту өчен барын да эшләдегез бугай. Хәзер инде ял итеп алырга да мөмкин. Тормышыгыз рәвешен үзгәртердәй бер яңалык ишетергә мөмкинсез.

Кәҗәмөгез

Сезне төрледән-төрле вакыйгалар бөтереп алачак. Дулкынлану-борчылулар көтегез. Шул ук вакытта көтелмәгән акча чыгымнарына да әзер торыгыз.

Сукояр

Атна бышында кыенлыклар булырга мөмкин. Уегызга кереп тә карамаган эш-мәшәкатьләр белән матавыкланырга туры килмәгәе. Әмма болар барысы да вакытлычы гына – атна ахырында барысы да әкренләп үз җаена төшә башлаячак.

Балык

Балыкларның күпчелеге өчен катлаулы һәм җаваплы чор. Килеп туган хәлләрдә югалып калмау, хезмәттәшләрегезгә игътибарлы булу үзегезгә бик тә ярап куячак. Көнчелек яки алҗыганлык аркасында гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең суына төшүе ихтимал.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии