Бу атнага йолдызнамә

7-13 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Алҗыганлык, килеп туган хәлләрнең үзегезгә ошамавы эшегез нәтиҗәләренә сугарга мөмкин. Хафаланмагыз берүк: максатка омтылучан һәм җыйнак булуыгыз нәтиҗәсендә барыбер үзегезнекенә ирешми калмаячаксыз.

Үгезбозау

Күңелегезгә бигүк хуш килмәгән кешеләр белән аралашмый торыгыз. Хезмәттәшләрегез яки туганнарыгызга ярдәм кулысузарга кирәк булыр шикелле. Үз көчегезгә ышаныч өстәрдәй берәве белән танышырга мөмкинсез.

Игезәкләр

Эшегездә берникадәр дәрәҗәдә ыгы-зыгы үзегездән бик зур җыйнаклык һәм җаваплылык таләп итәчәк. Барлык шикләнүләрегезне онытып, кыю төстә – алга! Шәхси тормышыгызда шактый ук күренекле вакыйгалар көтелә.

Кысла

Теге яки бу күңелсезлеккә исегез китмәсен: озакламый барсы да үзгәрәчәк һәм тормышыгыз күге янә ачылачак. Бу атнада эшләрегез тегеләй яки болай акчага килеп тоташачак. Әйтик, бурычка алып яки биреп торырга, яңа керем чыганагы эзләргә киләчәк.

Арыслан

Эшләрегез зур тырышлык сорар, әмма нәтиҗәләре әллә ни булмастыр. Җитәкчегезгә мөрәҗәгать итүегез дә уңышлы булмас төсле. Шуңа да карамастан, башлаган эшегезне ташламагыз һәм ярты адым да артка чигенмәгез.

Кыз

Бу атнада, үз фикерегезне тагып, тирәгездәгеләрне аптыратмагыз: көлкегә калырга мөмкинсез. Кемнеңдер буш вәгъдәсеннән азмы-күпме зыян күрүегез бар. Аның каравы, озак вакытлар буе хәл ителми килгән бер проблемагызны чишелешен табып куаначаксыз.

Үлчәү

Үзегезгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында бик әйбәт бер тәкъдимнән колак кагуыгыз бар. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Аның каравы, мәхәббәт өлкәсендә көтелмәгән җирдән матур гына бер вакыйга булачак.

Чаян

Үҗәтләнеп, үзегезгә генә начарлык ясыйсыз. Шуны белеп торыгыз. Чынбарлыкта нәрсә теләгәнегезне ачыклау, көчегезне бәяләү өчен бик уңайлы чор.

Укчы

Сабырлыгыгызны җыеп, фикерләрегезне якларга әзер булып торыгыз. Акча мәсьәләсендә үтә уңышлы атна. Иске мөнәсәбәтләрне яңартып җибәрү ихтималы зур.

Кәҗәмөгез

Һөнәри өлкәгездә килеп туган мөмкинлекләрдән баш тартып харап булмагыз. Килеп туган хәлләрне дөрес бәяләмәү аркасында ярык тагарак янында калмагыз.

Сукояр

Акча белән игътибарлы һәм сак кылыныгыз. Бай эчке дөньягыз яңа тәэсирләр таләп итәр, тик белеп торыгыз – читләрнең йогынтысы тискәре тәэсир ясарга мөмкин.

Балык

Шәхси тармышыгызда көтелмәгән хәлләрнең булуы бар. Тик дулкынланырга кирәкми: сез барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгачаксыз. Үзегезне йөз проөентка аңлаган кеше белән очрашырга мөмкинсез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии