Бу атнага йолдызнамә

11-17 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

  

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Теләсә кайсы эшегез бик зур игътибар һәм саклык таләп итәчәк. Яңа керем чыганаклары эзләү, эшчәнлек өлкәсен алыштыру өчен бик шәп чор. Мөһим карарга киләчәксез.

Үгезбозау

Тормышыгызга көтмәгәндә генә үзгәрешләр ыргылып керергә мөмкин. Күңелегезгә якын булмаган берәү белән очрашу ихтималы зур. Акча мәсьәләсендә дә кысынкылык көтелә шикелле.

Игезәкләр

Алдашу, көнчелек хисе төптән уйланылмаган гамәлләргә этәрер сыман. Шуңа күрә игътибар таләп итәрдәй эшләрне әлегә читкә куеп тору әйбәтрәк.

Кысла

Йолдызлар стресслы хәлләрдән качарга куша. Эшегездә киеренкелеккә юл куймагыз. Романтик мөнәсәбәтләр чаткысы күренә башлауга әзер булып торыгыз.

Арыслан

Көч-куәтегезнең ташып торуы, бик катлаулы бурычларны хәл итүгә сәләтегезнең ачылуы, һичшиксез, уңышларга китерәчәк. Төшегез бер көн узганнан соң рас киләчәк.

Кыз

Төпченүчән кешеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Ялгызлыкта калып, шәп фикерләргә киләчәксез. Ял көннәрендә, барысының да чамасын белгәндә, бик тә уңай киләчәген белеп торыгыз.

Үлчәү

Бу чорда карьера баскычыннан күтәрелергә дә, финанс проблемаларын хәл итәргә дә, үзегезгә үзегез аяк чалырга да өлгерәчәксез. Тик энәсеннән җибенә кадәр уйлап эш итегез.

Чаян

Уңышка ирешүдә үҗәтлек күрсәтү зыян итмәячәк. Җиңел керем турында тәкъдимнәргә колак та салмагыз. Күпләр үзләренең искитмәле матур якларын күрсәтә алачаклар.

Укчы

Теге яки бу эшегез бик күп вакыт һәм көч сораса да, нәтиҗәсе өметләрегезне акламаячак. Кәефегез “уйнавына” әзер булып торыгыз. Дус-ишләрегезнең киңәшен тотарга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Көрәш, бәрелешләр чоры. Язмышыгызның әле һаман да үзегезне сыный торган мәле. Эшегездә четерекле хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Хезмәттәшләрегез белән сүзгә керү куркынычы да бар.

Сукояр

Эчке сиземләвегез кемнәрнең үзегезгә чын дус булуларын, ә кемнәрнең теш кайрап йөрүләрен һич ялгышмыйча әйтеп бирәчәк. Тик ни генә дисәк тә, бу чордагы уңышларыгыз тирәгездәге кешеләргә бәйле.

Балык

Кыю, батыр йөрәкле Балыкларгагаләмәт уңай киләчәк. Яңа тойгылар кичерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Тик акча янчыгыгызны кысыбрак тотыгыз һәм ерак перспективага планнар кормагыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии