Бу атнага йолдызнамә

20–26 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормышыгызда үзгәрешләр башланырга тора. Һөнәри яктан үсү мөмкинлекләре шәйләнәчәк. Күптәннән онытылган хисләрегез яңарырга мөмкин.

Үгезбозау

Сак булыгыз: кызып китеп, ялгышлыклар ясавыгыз бар. Керем чыганаклары эзләү, кыйммәтле әйберләр сатып алу өчен уңайлы чор. Атна башында көч-куәтегезне юкка исраф итмәскә тырышу әйбәт.

Игезәкләр

Ихтияр көче күрсәтеп, “юк” дип әйтергә өйрәнегез. Дәрәҗәле кешеләр белән очрашу көтелә. Ял көннәрендә алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылуын күреп, түбәгез күккә тиячәк.

Кысла

Тормышыгызда – күтәрелеше! Кыю төстә киләчәккә планнар корыгыз. Тик алар турында сөйләп кенә йөрмәгез, юкса кайбер көнче адәмнәр үзегезгә аяк чалырга мөмкин.

Арыслан

Көч-куәтегез зарланырлык түгел. Шулай да пәнҗешәмбе көнне эштә бик бетеренмәскә тырышыгыз. Көчегезне атна ахырына саклагыз: мөһим эшләрегезнең очына чыгу өчен кирәк булачак ул.

Кыз

Бик мәшәкатьле, ыгы-зыгылы вакыт. Байтак кына эшләрегез хәл ителми калачак. Шулай да борчылырга урын юк. Тирәгездәгеләр арасында абруегыз үсәчәк, проблемаларыгызның күбесе үзләреннән-үзләре чишеләчәк.

Үлчәү

Йолдызлар җиңелчәрәк теләкләрегезне онытып торырга куша. Ничек тә җаваплылык йөгеннән котылу теләге тынгылык бирмәячәк. Ашыкмагыз, бөтен игътибарыгызны нәкъ менә шул мөһим бурычларга юнәлтегез.

Чаян

Ничек кенә кызыктыргыч тоелмасын, үзегездә шик тудырган эшләргә алынып харап булмагыз. Ял итү өчен моннан да уңайлы атнаны бүтән эзләп тә таба алмаячаксыз.

Укчы

Бу атнада бик күп яңалыклар ишетәчәксез. Читтән килгән берәү белән романтик рухта танышу көтелә. Бик күп көчегез түгелгән хезмәтләрегезнең лаеклы әҗәрен алачаксыз.

Кәҗәмөгез

Акча мәсьәләсендә тотрыксызлык – керемнәрегез чыгымнар белән чиратлашып барачак. Ял көннәрендә күңелегезне биләп алган хисләргә тулысынча биреләчәксез.

Сукояр

Эшләрегездә уңай үзгәрешләр көтегез. Ял көннәрендә шатлыклы хәлләр булачак. Көтмәгәндә генә берәвенә гашыйк булып, башыгызны югалту ихтималы юк түгел.

Балык

Туган-тумачаларыгыз, дус-ишләрегез тынгылык бирмәячәк: берөзлексез телефоннан шалтыратулар дисеңме, көтмәгәндә кунакка килеп төшү, очраклы гына очрашулар дисеңме... ниндидер бер мөһим хәбәр ишетүегез бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии