Бу атнага йолдызнамә

12-18 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Максатыгызга ирешү өчен шактый зур көч кирәк булачак. Сез – тиз һәм күп эшләргә күнеккән, тик бу юлы нәрсәгәдер керешкәнче иң элек башны бик нык эшләтергә кирәк булачак.

Үгезбозау

Зирәклек күрсәтергә кирәк. Утка керергә ашыкмагыз, иң элек һич югында үзегезне дөрес юлга бастырырдай берәр кеше белән киңәшләшегез. Төрле шикләнүләр, “кирәкме?”, әллә “юкмы?” кебек сораулар тынгылык бирмичә, эшегезгә комачаулык ясар.

Игезәкләр

Тулы куәтегезгә эшкә керешеп, уңга-сулга әмер генә биреп тора башлаячак. Сезне берсүзсез тыңлаячаклар. Кыскасы, тирәгездәгеләр өчен ничек һәм нәрсә эшләргә кирәген белә торган акыллы һәм зирәк кешегә әйләнәчәксез.

Кысла

Эчке дөньягызга бикләнеп, шуннан чыга алмый ятасыз түгелме? Шулай икән, шәхси тормышыгызда әллә ни зур алга китеш булмаячак.

Арыслан

Тирәгездәгеләргә, шул исәптән дәрәҗәсе ягыннан үзегездән түбәнрәк булганнарга да борыныгызны чөймичә генә игелеклелек күрсәтергә тырышыгыз. Тормыш шатлыкларын күрү өчен әлегә сезгә өйрәнергә, нәрсәләрнедер тупларга-җыйнарга кирәк.

Кыз

Тирәгездә күбрәк вакчыл, мыңгак кешеләр чуалыр, аларның “чире” сезгә дә йогар. Шуның аркасында күп вакытыгызны бернигә кирәкмәгәныгы-зыгыга әрәм итәрсез. Бу хәл финанс ягын да какшатырга мөмкин.

Үлчәү

Бу атнадагы вакыйгаларны аерым игътибар үзәгенә алыгыз: алар киләчәгегезгә нигез салырга мөмкин. Язмышыгызны үзгәртергә тырышмагыз, бер нәрсәгә тыкшынмагыз, барысы да үз агымына тыныч кына барсын.

Чаян

Атна башында башыгызны ниндидер планнар, мөһим карарлар һәм башка төрле вак –төяк дөнья кайгысы белән бутамагыз. Буш вакытыгызны дус-ишләрегез белән бергә уздырырга тырышыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз.

Укчы

Сабырлыгыгызны җыеп, үз фикерегезне якларга әзер булып торыгыз. Бик тынгысыз, әмма эш, акча мәсьәләләрендә гаять уңышлы атна. Килеп туган хәлләрдә югалып калмасагыз, үтә зур уңышларга ирешәчәксез.

Кәҗәмөгез

Бу атна көтелмәгән вакыйгаларга, очрашулар һәм яңалыкларга бай булачак. Үзегезне борчыган мәсьәләне хәл итү юлын табуыгызга яисә инде күптәннән көткән хәлләрнең килеп чыгуына сөенәчәксез.

Сукояр

Бу атнада җиңел сулап куячаксыз: барысы да үз көенә, кайтып, эшләрегез җайга салыначак. Тик яңа тәкъдимнәр генә башыгызны буталчыклык кертергә мөмкин.

Балык

Тормышыгызда күтәрелеш башланырга тора. Яңа таныш-белешләрегезнең пәйда булуы көтелә. Ял көннәрендә көтелмәгән матур вакыйга да килеп чыгар әле.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии