Бу атнага йолдызнамә

28 ноябрь - 4 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна мәхәббәт хисләре өчен кулай. Күңел ачу чараларында катнашырга тырышыгыз. Кешеләр тирәсендә булудан курыкмагыз.

Үгезбозау

Атна күңелле вакыйгаларга бау булачак. Көнләшү хисенә бирелү күңелсезлекләргә генә алып килә ала. Авыррак вакыт, сабыр итәргә кирәк.

Игезәкләр

Хәләл җефетегез белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгу куркынычы бар. Яңа танышлар табу өчен кулай вакыт түгел.

Кысла

Финанс проблемалары башка уйларны икенче планга куя. Күп эшләргә, торак мәсьәләсен хәл итү белән шөгыльләнергә туры килә.

Арыслан

Иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Сез хәзер игътибар үзәгендә. Үзегез өчен бәйрәм оештыра, ял итә аласыз.

Кыз

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, торак хәлен яхшырту хакында уйларга була. Кешегә нәрсә турында булса да хыялланырга һәм шуңа омтылырга кирәк.

Үлчәү

Яңа танышлар табу мөмкинлеге арта. Бер урында гына утырмагыз, сәяхәткә чыгу, күргәзмә, семинарларда катнашу тормышка яңа бизәкләр өсти.

Чаян

Кеше белән сөйләшкәндә сүзеңне үлчәп әйтергә кирәк. Уйламый ычкынган сүз низагка китерә ала. Эштә атна дәвамында җитди матди проблемаларны хәл итәргә туры килә.

Укчы

Шәхси тормышта проблемаларны хәл итүне икенче көнгә калдырмагыз. Аннан соң булуы бар. Башкалардан ярдәм көтеп тормыгыз.

Кәҗәмөгез

Башкаларны тәнкыйтьли башлаганчы, үзеңә шул ук күзлектән карау яхшырак. Тормышта барысы да ияләшкән эз буенча бара.

Сукояр

Барысын төптән уйлагач кына, тормышка ниндидер үзгәреш кертергә мөмкин. Киләчәк уңышына нигез салу өчен хәзер тырышырга кирәк булачак.

Балык

Эштә киеренке, тыгыз вакыт булганлыктан, шәхси тормышка вакыт калмый.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии