Бу атнага йолдызнамә

16-22 гыйнвар көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бертөрлелек туйдыра, тормышка үзгәреш кертү теләге туа. Ялгышлар парын очрата алачак. Гыйнвар – эш урынын алыштыру өчен кулай вакыт.

Үгезбозау

Мөнәсәбәтләр катлауланып китәр. Әмма акыл һәм сабырлык бу халәттән чыгу юлын күрсәтә. Кулыгыздан килмәгән эшкә алынмагыз.

Игезәкләр

Үзегез һәм якыннарыгызга бәйрәм оештырыгыз. Атна сәяхәткә, юлга чыгу өчен кулай. Хыялланудан туктамагыз, аларның чынга ашу ихтималы зур.

Кысла

Яраткан кешегез белән аралар суынмасын дисәгез,шәхси тормышыгызга игътибарлырак булыгыз. Командировкага чыгучыларның юллары уңа.

Арыслан

Мөнәсәбәтләр ачыклау көтелә. Гаиләдәге мәхәббәт һәм тынычлык хакына горурлык турында онытып тору хәерлерәк. Эштә тиздән барысы да уңай якка үзгәрә.

Кыз

Мәхәббәт өчен бик үк кулай вакыт түгел. Сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк. Бурычтан котылу үзеңне бәйсез хис итәргә ярдәм итә.

Үлчәү

Яңа танышлар табу, романтик мөнәсәбәтләр башлау өчен кулай вакыт. концерт, театрларга барырга тырышыгыз.

Чаян

Әлегә шәхси тормышта торгынлык. Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләрдән арынып булмаса да, әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Укчы

Сез гел хәрәкәттә. Активлык яңа танышлар табу, кыска вакытлы мәхәббәт маҗаралары башлануга этәргеч бирә. Шулай да, җитди мөнәсәбәтләр башлану ихтималы бик аз.

Кәҗәмөгез

Киләчәк мөнәсәбәтләргә нигез салу өчен кулай вакыт. Киң күңеллелек башкаларның хәтеренә мәңгегә уелып кала.

Сукояр

Хәзер күп нәрсә сезнең тәвәккәллеккә бәйле. Моңа кадәр күзегез төшеп йөргән кешенең йөрәген кабат яулап карарга була.

Балык

Таныш булмаган кешеләргә һәм тикшерелмәгән мәгълүматларга ышанмагыз. Аҗаралы хәлләрдән ерак йөрегез. Салкын тидерү куркынычы бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии