Бу атнага йолдызнамә

10 - 15 апрельгә йолдызнамә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атнаны авыр һәм җиңел өлешкә бүлергә мөмкин.  Атна башында теләгәнегезгә ирешер бераз көч куеп, тырышып алырга кирәк булыр. Элементар җирдә хаталар барлыкка китермәсәгез, барысы да җайланыр. Элек җибәргән кайбер хаталарыгызны төзәтер өчен дә мөмкинлек барлыкка килер. Атнаның беренче яртысында игътибарлы булырга кирәк. Тирә-ягыгыз сезнең тырышлыкны күреп бетермәскә мөмкин, аның өчен борчылмагыз, барысына да үз вакыты. Ашыгып, ялгыш адымнар ясамагыз. Сабыр булыгыз. Ә инде атнаның икенче яртысында ниндидер күңелле хәбәр алуыгыз мөмкин. Моннан соң эшләрегез дә яңа юнәлеш алыр, кәефегез күтәрелер. Профессиональ өлкәдә генә түгел, шәхси тормышыгызда да яхшы үзгәрешләр сизелер. Ял итергә дә онытмагыз.

Үгезбозау

Атнаның беренче яртысында күп кенә эшләрне юнәлеше сезнең тәртибегездән торачак. Көнегезне алдан ук планга салырга тырышыгыз. Әгәр махсус бер план белән эш итсәгез күп кенә уңышка ирешә алырсыз. Ә инде барысын да үз җаена җибәрсәгез файдасы күп булмаячак. Атна башы мөхим сораулар чишәр өчен туры килә. Артык файдасы күренмәсә дә, сез үз сүзегезне тиешле рәвештә җиткерә алырсыз. Атна ахырына күп эш калдырырга тырышмагыз. Көнегезне алдан планга салыгыз. Юкса, эшегез аркасында күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Ял көннәренә килгәндә, алар бик күңелле узачак, кәефегез күтәренке булыр.

Игезәкләр

Атна башы искиткеч дәрәҗәдә уңышлы булыр. Махсус сорауларны җайлы чишә алырсыз. Эшләрегезнең уңышлы юнәлештә бары сезгә нык стимул бирер. Ләкин атна ахырына бу тырышлыгыгызның көчен бераз азайтыгыз. Ашыкмагыз. Хаталар китереп чыгаруыгыз мөмкин. Теләгәнегезне дөрес итеп, әйтә белегез. Нәрсә дә булса ошамый икән, бу сорауны шунда ук чишәргә кирәк. Акчагызны да саклап кулланырга кирәк булыр, атна ахырына бөтенләй акчасыз калуыгыз бар. Кешегә ышанырга ашыкмагыз, ачылып бетмәгез, мөхим сорауларны икенче атна башына калдырсагыз да була.

Кысла

Бу атнагыз бик яхшы булыр дип көтелә. Йолдызлар сезгә бернинди борчулар да юрамый. Бераз күңелсез булырга мөмкин, тик бу сорау сезне аз гына да борчымас, чөнки үзегезгә ял кирәк икәнен сез бик яхшы беләсез. Җитди сорауларны чишкәндә үзегезнең тәңрибә һәм белемегезгә таяныгыз, "күз кысы" роль уйнамаячак. Сүз бирергә дә ашыкмагыз. Әгәр эшли алачагыгызга ышанасыз икән, шул вакыттта гына ниндидер вәгъдәләр бирергә мөмкин. Атна башын гаилә һәм ярыгыз белән үткәрергә тырышыз. Бу чорда арагызда бернинди конфликт очраклары көтелми. Кыска вакытлы мөнәсәбәтләр барлыкка китерергә ашыкмагыз, ахыры матур тәмамланмаска мөмкин.

Арыслан

Атна башы бик уңышлы булыр. Нинди дә булса эш башлар өчен бик уңйлы вакыт. Ялгыз яки кемнендер ярдәме беләнме - монысы мөхим түгел, эшегезне уңыш көтә. Кыенлыклардан курыкмагыз, уңыш инде сезнең якта, сезнең беренче адымыгызны гына көтә. Атна уртасында кәефегез нигәдер кырылырга мөмкин, үз-үзегезгә кирәкмәгән уйлар тудырып, кулларыгызны аска төшерерсез. Борчылмагыз. Әгәр юк-барга кәефегезне төшерсәгез, ялларыгызның да төсе бетәчәк.

Кыз

Атнагыз авыр башланыр. Сез көтмәгән җирдә үк борчулар йөзеп чыгар. Б кыенлыкларны сез чишә алачаксыз, әлбәттә, тик алар көтмәгәндә килеп чыгып, кәефегезне төшерер. Кеше сүзенә ышанырга ашыкмагыз, башта яныгызда булган кешеләрнең сездән ни теләгәнен аңларга тырышыгыз. Атна ахырына таба сез бик тиз генә позитив кәефне отып алырсыз. Якыннарыгыз белән күптән борчыган сорауларыгызны чишәргә мөмкин. Атнаның иң уңышлы өлеше - ахыры булыр. Бу чорда яңа эшләр дә башлый алачаксыз. Кәефегез күтәренке бөлыр.

Үлчәү

Атнагыз сикертәле юл кебек булыр. Сез кыенлыкларга чишелеш тапкач кына, уңыш елмая башлар һәм киресенчә. Бу хәл бераз кәефегезне кырыр. Борчуларга бирешеп, күп кенә үлчәүләр чыгу юлын эзләр, тик алар барысы да уңышлы булып бетә алмас. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, барысы да үз юлы белән чишелер. Башыгызга күп кенә яхшы фикерләр килер, тиешле кеше белән аралашып, бу идеяларны чынга ашырырга тырышыгыз.

Чаян

Атнагыз бик уңышлы башланыр. Кп кенә кызыклы тәкъдимнәр килергә мөмкин. Ике куянны берьюлы атам, дип җавап бирергә ашыкмагыз. Бар эшегезне дә уйлап, җавап бирегез. Уйланулар өчен вакытыгыз күп булачак. Профессиональ өлкәдә, эшләрендә кайнаган чаяннарны күп кенә яхшы ачышлар көтәчәк. Нинди дә булса кыенлыклар туса, кылларыгызны салындырырга ашыкмагыз, бу кыенлыклар сезнең өчен стимул гына булырга тиеш. Атна ахырында гаиләгез белән конфликтлы очраклар туарга мөмкин, алардан чыгу юлын эзләргә кирәк булачак.

Укчы

Беренче булып бу атнаны юк өчен пессимизмга бирелмәгез! Кәефегезне төшерүчеләр табылыр, ләкин сез күңелегезгә тышлы эш табып, игътибарыгызны шул эшкә генә юнәлтегез. Атна шулай ук ниндидер яңа өлкәдә тиешле дәресләр алу өчен дә туры килә. Янәшәгезгә ышанычлы бер кеше эзләгез, бу мәсьәлә чишелешсез булып тоелса да, мондый кешене тапмыйча туктамагыз. Атна ахырында якын кешегез белән конфликт килеп чыгарга мөмкин, беренче чиратта, хатаны үзегездән эзләгез, һәм конфликтны әйләнеп узарга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Атна башы сез планга салган юнәлештән тайпылыр, кәеегезне кыручылар да җитәрлек булыр, тик үзегезне кулда тотып, бу чорны озатыгыз. Ашыгып, хаталар эшли күрмәгез, салын акыл белән эш итегез. Профессиональ өлкәдә кәҗәмөгезләрне күп кенә кызыклы яңалыклар көтәчәк. Кайберләре үз эшен башлап җибәрергә дә мөмкин. Ял көннәре атнаның иң уңышлы ваыты була дип көтелә. Бөтен борчыган сорауларыгызны шул чорга калдырыз, алар тиз арада һәм бик җайлы чишелер.

Сукояр

Бу атна сезнең өчен яңа тормыш башлар өчен уңайлы. Кайда гына карамасагыз да, сезне бөтен җирдә уңыш көтә. Бу хәл сезгә стимул һәм үз-үзегезгә ышаныч өсти. Тик атна уртасында әлеге темпны бераз азайтырга туры килер. Корган планнарыгыздан бераз тайпылырсыз, ниндидер соралар туарга мөмкин. Башлаган эшегез сезгә кыен булып тоелыр, шуңа да кулыгыз күтәрелмәскә мөмкин. ләкин бу вакытлыча гына. Ялларыгыз күңелле узачак, кунаклар кабул итүегез дә мөмкин. 

Балыклар

Бу атнагыз кызыклы һәм файдалы танышуларга бай булыр. Атнагыз артык кыенлыклар тудырмас, көч тупларга тырышыгыз. Профессиональ өлкәдә яңа, кызыклы идеялар көтелә, эшегез көч җыеп, алга таба атлаун тоярсыз. Атна ахырында сәламәтлегезне карагыз, вакытыгызны булдыралганча үзегез өчен багышлагыз. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии