Бу атнага йолдызнамә

30 апрельдән 6 майга йолдызнамә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна башында эшләрегезне читкә куеп торыр мөмкинлек булыр. Ял итегез. Атнагыз шулай ук тиз чишү юлын таба торган сорауларга бай. Акча өлкәсендә үзенең максатында нык торган кешегә уңыш елмаер. Яраткан кешегез длә кәефегезне күтәрер. Шаулы кичәләрдән баш тартсагыз яхшы булачак.

Үгезбозау

Бу атнагыз күңелле вакыйгаларга бай. Ике куянны беръюлы тотарга тырышып, кирәклесен ычкындырмагыз. Кәефегез атна буена күтәренке булыр. Якын кешегезгә карата назлы мөнәсәбәттә булыгыз. Мәхәббәтт өлкәсендә дә күңелле очраклар килеп чыгар. Күптән онытылган кешеләр барлыкка килергә мөмкин. 

Игезәкләр

Документлар белән эш иткәндә бик игътибарлы булыгыз. Көчегездән килгәнен генә эшләгез, булдыра алмаган өлкәдә вәгъдә бирергә ашыкмагыз. Ниндидер күләмдә акча алуыгыз бар. Мәхәббәтт өлкәсенә килгәндә, ялгыз Игезәкләр кемнедер очратып, гашыйк булырга мөмкин. Тик бу кызыксыну озакка сузылмас, вакытлыча мавыгу булып кына калачак. Үзегезнең тәртибегезгә читтән карый белегез, кайбер әйткән сүзләрегез якын кешегезне үпкәләтергә мөмкин.  Киләсе көнегезне планга салыгыз.

Кысла

Бергә эшләгән, укыган кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезне бозмагыз, аларның ярдәменә таянырга туры килер. Килеп чыккан сорауларны тиз арада чишәргә тырышыгыз. Дусларыгыз белән очрашу күп кенә акчагызны җилгә очыру булыр. Атна уртасында күптән теләгән максатыгызга ирешә алырсыз. Мәхәббәтт өлкәсендә яңа эмоцияләр көтелә.  Күп вакытыгызны табигатьтә уздырырга тырышыгыз.

Арыслан

Атнагыз бик уңышлы башлана. Профессиональ өлкәдә барысы да сез теләгәнчә барачак. Кирәкле кеше янында үзегезнең сыйфатлы эшегезне күрсәтә алырсыз. Мәхәббәтткә килгәндә, сез ярыгызны икенче планга куярсыз, шул ук вакытта мөһим сайлау ясарсыз һәм бу очрак мөнәсәбәтләрегезнең киләчәген билгеләр. Конфликтлы очраклар китереп чыгармагыз, юл бирә белегез.

Кыз

Атна башы бик кыен башланыр, хәлегезне алырга мөмкин. Сез буталчык очракларга очрап, кирәкмәгән җирдә тавыш күтәреп, якын кешегезне үпкәләтерсез, чөнки бу буталчыктан аерылып чыгар өчен сезгә вакыт җитми. Бу очраклар аркасында өстегезгә кирәкмәгән йөк алып, теләмәгән эшләрне эшләргә мәҗбүр буласыз. Талантларыгызга урын таба алмыйча эшегездә дә конфликт килеп чгарга мөмкин. Үегезне кулга алып, бу кыенлыкларны җиңеп чыгарарга тырышыгыз, ансыз булмый икәнен сез үзегез дә аңлыйсыз, барысы да үтә торган борчулар. Атнаның икенче яртысында кинәт кенә уңыш елмая башласа, аптырамагыз, курыкмагыз да, йолдызлар юраган бүләкләрне тыныч кына кабул итегез. 

Үлчәү

Атна башында бераз борчылып алырга туры килер. Җитди эшкә тотыныр алдыннан, булдыра алуыгызга ышаныгыз. Кирәкмәгән вәгъдәләр бирергә ашыкмагыз. Шулай ук кеше ярдәменә  ышанырга кирщкми, алар да сүзләрендә тормаска мөмкин. Атна дәвамында еш кына планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Барысы да сез теләгәнчә булмаска мөмкин. Атнаның уртасы романтик очрашуларга бай. Күп кенә парларга бу вакыт мөнәсәбәтләрен яңарту өчен уңайлы. Атна ахырын бернигә дә карамастан сез бик күңелле үткәрерсез.

Чаян

Бу атнагыз тыныч узачак. Артык баш әйләндергеч уңышка ышанмагыз. Башыгызга берсеннән-берсе әйбәт уй килеп тора, ләкин әлегә аларны чынга ашырыр вакыт килеп җитмәгән. Атна башында сез пессимизмга бирелерсез, кирәкмәгән урында, юкка борчылырсыз. Атна буе теләмәгән кешеләр белән очрашырга туры килер. Бөтен борчуларга да яхшы яктан карый белегез. Башлаган эшегезне җиренә җиткереп эшләргә кирәк булыр. 

Укчы

Профессиональ өлкәдә атна башы уңышлы булыр. Сез яңа эш башларга да мөмкин. Үзегездә яңа талантлар табырсыз, кайберләре акча китерә торган да булып чыгар. Теләгәнегезгә ирешер өчен элеккеге танышларыгыз белән элемтәгә керү туры килер, алар ярдәме белән барысы да җайлырак булачак. Акчага килгәндә, бу атнада сезгә таба ул зур күләмдә килергә мөмкин, тик расходлар да шулай ук зур булачак. Артык акчагызны туздырырга ашыкмагыз, атна ахырында алар сезгә кирәк булачак. Атнаның икенче яртысы үзе белән теләмәгән борчулар китерергә мөмкин, шулар аркасында якын кешегез белән сүзгә килерсез. 

Кәҗәмөгез

Катлаулы эшләрегезне атна башында ук чишәргә тырышыгыз. Атна дәверендә көтелмәгән сораулар туарга мөмкин. Аларны чишү кыенлыклар тудырмас, ләкин бераз кәефегезне бозачак. Эшегездә хаталар китереп чыгарырга мөмкин, игътибарлы булыгыз. Шулай ук конфликтлы очраклар да булыр, кеше белән уртак тел табарга тырышыгыз, үзегезнең фикерегезне бәйләргә кирәкмәс. Атна ахырында сәламәтлегегезне саклагыз. 

Сукояр

Атна башында хата китереп чыгара күрмәгез. Ашыгып, ниндидер адымнар ясамагыз, бар өлкәдә дә уйлап эш итегез. Кызыклы тәкъдим ясаган кеше ышанычлы булмаса, аның белән уртак эш башларга кирәкми. Интуициягезгә таяныгыз. Атна уртасы бик күңелле вакыт, тормышыгызга үзгәреш кертәсегез килсә, бу эшне атна уртасыннан башлагыз. Сезнең үзегезгә ышанычыгыз көчле, шуңа да романтик өлкәдә атна буена барысы да сез теләгәнчә булачак.

Балыклар

Атнагыз искиткеч итеп башлана. Сез эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз, куелган сорауларны тиз арада чишәсез. Уңыш кулыгызга үзе сикерә. Атнаның беренче яртысы күңелле очрашуларга бай. Шуларның берсе сезнең тормышыгызны да үзгәртергә мөмкин. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, тулаем үзегезнең интуициягезгә таяна аласыз. Ялкаулыгыгызны читкә куеп, эшегезгә тотынсагыз, анда да уңыш көтелә. Башкалар арып, кулларын салындырса да, сез эшләргә тырышыгыз. Атнаның икенче яртысында кәефегез бераз кырылыр. Яныгызда сезне аңлый торган кеше булуын теләрсез. Сәламәтлегегезне саклагыз, салкын тияргә мөмкин. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии