Бу атнага йолдызнамә

21 - 27 май көннәренә йолдызнамә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атна яңа башлангычлар өчен уңышлы булыр. Йолдызлар сезгә карьера баскычы буенча үсүне юрый. Яңа эш урыны эзләүчеләргә дә уңыш елмаер. 

Үгезбозау

Бу атнада үгезбоауларны эш өлкәсендә кызыклы тәкъдимнәр көтә. Эшлекле сөйләшүләр, проблемаларны чишү өчен уңайлы вакыт. 

Игезәкләр

Бу атна бик мәшәкатьле булачак. Атнаның беренче яртысында командировкага китәргә мөмкинсез. Шушы арада финанс халәтегез яхшырачак, эш хакын артулары яисә башка төрле керем керүе мөмкин. 

Кысла

Кыслаларга мөһим мәсьәләләрне чишәргә туры киләчәк. Максатларыгызны тормышка ашырыр өчен үзегезгә зур җаваплык алырга туры киләчәк. Финанс яктан зур югалтуларыгыз булырга мөмкин. Шуның өчен кирәкмәгәнгә акчагызны туздырмагыз. 

Арыслан

Сезне авыр атна көтә, аеруча финанс һәм профессиональ өлкәләрдә. Әмма моңа борчылмагыз. Атна ахырына барсы да җайланыр. 

Кыз

Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Якын кешеләрегез белән талашуыгыз мөмкин. Хатын-кызларны яңа танышулар көтә. 

Үлчәү

Бу атнада сезне финанс яктан уңыш көтә. Шулай ук профессиональ өлкәдә дә уңыш елмаер.  Үз бизнесыгызны булдырыр өчен уңайлы вакыт.

Чаян

Куйган максатларыгызга иреш өчен тәвәккәл адымнар ясагыз. Милек белән бәйле проблемаларыгыз туарга мөмкин. Урлау һәм алдашудан сакланыгыз.

Укчы 

Күп кенә дусларыгыз һәм туганнарыгыз ярдәм сорар. Сез аларга ярдәм итәргә тырышырсыз. Шуның аркасында якын кешегез белән ачуланышырга мөмкинсез. 

Кәҗәмөгез

Бу атна романтик очрашуларга һәм яңа танышуларга бай булачак.

Сукояр

Профессиональ һәм шәхси өлкәләрдә көтелмәгән үзгәрешләр булыр. Йорт җиһазларыгызның ватылуы мөмкин.

Балык

Гаилә кору өчен уңайлы вакыт. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии