Бу атнага йолдызнамә

28 май - 3 июнь атнасына йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна башында көчегезне файдалы эшләргә генә кулланыгыз. Атна ахырында исә җитәкчегезгә һәм әти-әниләрегезгә каршы сүз әйтмәгез. Җомга кичендә кунакка яисә концертка барып кайтсагыз әйбәт булыр.

Үгезбозау

Бара торган юлыгыздан тайпылмас өчен, теләсә кемне тыңламагыз. Яңа танышуларга сак белән карагыз. Чөнки хыяллануларыгыз чынбарлыкка туры килмәскә мөмкин.

Игезәкләр

Сишәмбе хатын-кызлар өчен авыр көн булачак. Хәлегез китәргә мөмкин. Ир-атларны исә эштә уңышлар көтә. Атна ахыры исә романтик очрашуларга бай булачак.

Кысла

Атна уртасы туганнарыгыз, дусларыгыз белән күрешү өчен уңайлы вакыт. Шулай ук бу атнада сезне алдаулары мөмкин. Шуның өчен сак булыгыз.

Арыслан

Берьюлы берничә эшкә тотынмагыз. Бер башлаган эшегезне ахырына кадәр җиткерегез. Пәнҗешәмбе көнне юлда сак йөрегез. Шулай ук бу көнне җитәкчегезгә биргән вәгъдәсен исенә төшерсәгез әйбәт булыр.

Кыз

Диетага утыру өчен уңайлы вакыт. Атна ахырында табигать кочагында ял итегез.

Үлчәү

Ерак сәфәрләр һәм сатып алулар өчен уңышлы чор җитте. Шуның өчен җәйге ялга җыена башлагыз.

Чаян

Сишәмбе көнне машина йөрткәндә сак булыгыз. Атна ахыры дусларыгыз белән аралашуга, яңа танышуларга бай булачак.

Укчы

Атна уртасында батырлык һәм тәвәккәллек сорый торган эшләр башкарыгыз. Шимбә көнне исә куйган максатларыгызга тиз генә ирешү мөмкинлеге бар.

Кәҗәмөгез

Дүшәмбе көнне серләрегез чишелүдән сак булыгыз. Ял көннәрендә дусларыгыз белән сүзгә килүегез мөмкин.

Сукояр

Бурычка акча бирмәгез, үзегез дә алмаска тырышыгыз. Атна ахыры эшлекле сөйләшүләр өчен уңышлы вакыт . Ял көне шик тудырган тәкъдимнәрдән баш тартуыгыз хәерлерәк.

Балык

 Бу атнада сезгә хыянәт итәргә мөмкиннәр. Сатып алулар өчен атна уртасы уңышлы булыр. Атна ахырында өйдә генә ял итегез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии