Бу атнага йолдызнамә

4 - 10 июнь көннәренә йолдызнамә.
















Кучкар

Эштә һәм өйдә барсы да тыныч булыр. Элекке планнарыгызның тормышка ашуы, сезне бәхетле итәр. Финанс эшләрегез уңышлы булачак. Җыйган акчаларыгызга отышлы әйбер сатып алуыгыз мөмкин.

Үгезбозау

Атна дәвамында эшегездә шактый гына тир түгәргә кирәк булачак. Буш вакытыгызны вак-төяк, онытылган эшләрегезгә багышласагыз, файдалы булыр.

 Игезәкләр

Бернинди дә проовокациягә бирелә күрмәгез. Шулай ук бу атнада кеше эшләренә борыныгызны тыкмагыз, тыйнак булыгыз. Шул вакытта гына борчулар сезне урап узар.

Кысла

Бу атнада финанс мәсьәләсе аркасында гаиләгездә тавыш чыгарга мөмкин. Зур суммадагы сатып-алуларны ичектереп торыгыз.

Арыслан

Якыннарыгызга юл бирә белегез, юкса сезнең кирелегегез күңелсезлек китереп чыгарырга мөмкин.

Кыз

Курыкмыйча яңа эшләргә барлык көчегезне бирә аласыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә сезгә уңыш елмаер.

Үлчәү

Атна башында шкафыгыздагы иске  киемнәргезне аралагыз. Искедән котылырга курыкмагыз. Чөнки атна ахыры шоппинг өчен уңышлы булачак.

Чаян

Гаиләгездә яки мөхәббәт өлкәсендә кыенлыклар туар. Шулай ук материаль югалтулар булуы мөмкин. Шуның өчен игътибарлы һәм сак булыгыз.

Укчы

Атна буе теләмәгән кешеләр белән очрашырга туры килер. Бөтен борчуларга да яхшы яктан карый белегез. Башлаган эшегезне җиренә җиткереп эшләргә кирәк булыр.

Кәҗәмөгез

Сезне уңышлы атна көтә, яхшы хәбәрләр күп булыр. Яңа танышуларга, ачышларга бай атна булачак.

Сукояр

Бу атнада йолдызлар сезгә күбрәк ял итәргә һәм үзегезгә ошый торган эш белән шөгыльләнергә киңәш итә.

Балыклар

Эшегез күп, барысына да өлгерергә тырышыгыз. Ашыкмагыз, кәефегезне төшермәгез. Шул вакытта сезгә уңыш елмаер.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии