Бу атнага йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна башында юлларда игътибарлы булыгыз. Юл һәлакәтенә юлыгырга мөмкинсез. Атна ахырында дусларыгыз белән табигать кочагына ял итәргә чыгыгыз.

Үгезбозау

 Эштә җитәкчелегез белән конфликтка кермәгез. Сабыр һәм тыйнак булыгыз. Шул вакытта сезнең финанс халәтегез яхшырыр.

Игезәкләр

Килеп туган проблеманы чишү өчен бар көчегезне куегыз.

Кысла

Бу атнада якын кешегез белән булган мөнәсәбәтләргә ачыклык кертү өчен уңайлы вакыт. Ял көннәрендә кибетләрдә йөреп, үзегезнең күңелегезгә хуш килгән әйберләр сатып алыгыз.

Арыслан

Бу атна шактый катлаулы булачак. Атна башында бик озак вакыт төзегән әйберегезне юкка чыгармас өчен игътибарлы булыгыз.

Кыз

Менә рәхәтләнеп ял итәр өчен вакыт җитте. Бу атна танышуларга бай булачак. Якшәмбе сатып алулар өчен уңышлы көн.

Үлчәү

Атна башында әти-әниләрегез белән төрле карашта булган мәсьәләләр турында сөйләшмәгез. Атна ахырында финанс халәтегезне кайгыртыгыз.

Чаян

Көтелмәгән очрашулар һәм яңалыклар килеп туган проблеманы чишү өчен яңа юллар эзләргә мәҗбүр итәчәк. Киңәш яки ярдәм кирәк булса, дусларыгызга мөрәҗәгать итә аласыз.

Укчы

Теләгән хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен иң әйбәт вакыт. Икеләнүегезне өч тиенлек фаразлар укып кына бетерә алмассыз. Курыкмыйча тотынсагыз, нәтиҗәсе үзегезне шаккаттырыр.

Кәҗәмөгез

Атна уртасы аеруча уңышлы булчак. Шулай ук бу атна романтик очрашуларга бай булачак.

Сукояр

Бу атна сезнең өчен аеруча мөһим. Тормышыгызна катлауландырмагыз. Кемдер сезгә каршы нидер майтара. Шуның өчен игъбарлы булыгыз.

Балык

Эш урынында көтелмәгән хәлләрнең килеп чыгуы сезнең файдага булыр. Элеккеге күңелсез хәлләргә бәйле кайбер нәрсәләр ачыкланыр. Үзегезгә табыш китерәчәк бер эшкә нокта куярсыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии