Бу атнага йолдызнамә

2-8 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 
 

 

Кучкар

Уңыш тырышларга гына елмаер. Эшне тәмамламый торып, борыныгызны күтәрергә ашыкмагыз. Дусларыгызның киңәшенә колак салыгыз.

Үгезбозау

Вак күңелсезлекләр килеп чыгу куркынычы бар. Әйләнә-тирәдәгеләрнең фикере белән хисаплашырга кирәк. Киләчәккә планнар төзегез.

Игезекләр

Алдан планлаштырмый гына башланган сәфәр уңышлы була. Ялларда табигатькә чыгу җаен табыгыз.

Кысла

Сез хәзер игътибар үзәгендә. Атна азагында маҗаралардан ераграк йөрегез, югыйсә тагын да буталачаксыз.

Арыслан

Күңел яңалыкка омтыла. Бәлки тышкы кыяфәтегезне үзгәртеп карарсыз. Яраткан кешегез белән ике арадагы мөнәсәбәткә яңа сулыш өрергә тырышыгыз.

Кыз

Яшәгән урыныгызны матурларга вакыт табыгыз. Якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Атна уртасында иҗади уңыш көтелә. Ялларда сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз.

Үлчәү

Әти-әниегез белән итагатьлерәк булыгыз, күпме тырышсагыз да, аларның гадәтләрен үзгәртә алмаячаксыз. Атна уртасы – мәхәббәт вакыты.

Чаян

Ремонт белән шөгыльләнергә мөмкин. Бу эшкә өйдәгеләрне җәлеп итәргә кирәк. Ялларда ялгыз калып, киләчәк турында уйланырга мөмкин.

Укчы

Юк-барга акча туздыру гадәтен онытыгыз. Атна уртасында дусларыгызга якынрак булыгыз. Тәнкыйтьне кабул итәргә өйрәнергә кирәк.

Кәҗәмөгез

Сәламәтлек турында кайгыртырга вакыт. Атна уртасында көч-егәр артуын сизәрсез. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Сукояр

Активлыкны киметеп торырга кирәк. Атна уртасында әйләнә-тирәдәгеләрне шат күңелле булуыгыз белән җәлеп итәчәксез.

Балык

Көтмәгәндә уңыш елмаячак. Аны яраткан кешегез белән бүлешергә онытмагыз. Ялларны тыныч кына уздырырга кирәк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии