Бу атнага йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тирә-юнегездәгеләр бик тиз кызып китүчән кешеләргә әйләнәчәк. Шуңа күрә белеп торыгыз: гадәти шаяртуларыгыз галәмәт зур низагларга, җитди үпкәләшләргә китермәсен тагы!

Үгезбозау

Юк-бар хыялларыгызны таратып, шактый җитди, таләпчән һәм сакчыл карашлы кешегә әйләнерсез. Акча белән саграк булыгыз.

Игезәкләр

Элеккеге күңелсез хәлләргә бәйле кайбер нәрсәләр ачыкланыр. Үзегезгә табыш китерәчәк бер эшкә нокта куярсыз.

Кысла

Эшегездә нигез итеп алынучы мәгълүматларны кат-кат тикшерегез: кайбер адәм¬нәрнең үзегезне аптырашта калдырырга маташулары ихтимал.

Арыслан

Галәмәт күп эшне ерып чыга алырсыз. Бик күптәннән башланган, хәтта инде кул да селтәгән бер эшегезне уңышлы хәл итү мөмкинлеге чыгар сыман.

Кыз

Бу атнада сезгә сабырлыкның, төпле фикер йөртүнең, тормышта барлык нәрсә¬ләрне алдан планлаштырып куюның файдасы турында истән чыгармаска кирәк булыр

Үлчәү

Атна бик күп сюрпризлар китерер. Сезнең өчен алар күңелле генә түгел, бик файдалы да булыр әле. Иң мөһиме – сабыр, тыныч булу, ыгы-зыгыга бирешмәү.

Чаян

Эшегездә, нәрсәгә генә тотынсагыз да, башкалар өчен сокланырлык, үрнәк булырсыз. Шактый гына зур күләмдә акча керүе ихтимал. Шулай ук шау-шулы кичәдә дә катнашуыгыз бар.

Укчы

Атна урталарында авыррак булыр: сәфәр чыгулар бернинди дә файда китермәс.

Кәҗәмөгез

Уйлап табу осталыгы таләп итүче катлаулы бурычларны үтәүгә алына күрмәгез: көлкегә калуыгыз бар, дип кисәтә йолдызлар.

Сукояр

Проблемаларыгызның очына тизрәк чыгу, матди һәм социаль хәлегезне ныгыту те¬ләге үзегезгә зыян гына китерер кебек. Җомга – сезнең өчен иң уңышлы көн.

Балык

Килеп туган ниндидер бер хәлдән чыгырдан чыгарсыз сыман. Өлкәннәр¬нең киңәшләренә колак салыгыз: сезнең өчен бик кирәк алар! Язмышыгызга абруйлы, бер кеше йогынты ясарга мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии